erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бавыр ул - ..."ябалак"

Таң ату, ай тулу һәм кимү, ел фасыллары - болар барысы да безнең әгъзалар эшчәнлегенә йогынты ясый.

Бавыр ул - "ябалак". Ул төнге сәгать 1дән иртәнге 3кә кадәр көчле эшли.

Ә менә юан эчәкнең аеруча көчле эшләгән вакыты - иртәнге 5тән 7гә кадәр.

Иртәнге ашны 7дән 9га кадәр ашау яхшы. Ул вакытта ашказаны сыекчасы аеруча күп бүленә. Бер чынаяк кәһва йокыдан уянырга ярдәм итә, әмма ул ашказаны сыекчасының әчелеген арттыра. Шуңа да кәһваны ач карынга эчмәгез.

Йөрәге өянәге, гадәттә, 21-24 сәгать аралыгында була, ә кан оешу иртәнге 3 тән 5кә кадәр күзәтелә.

Нитроглецирин даруы, бәвелкудыргычлар кебек, иртә белән яхшырак йогынты ясый. Сүз уңаеннан әйтик, бәвел кудыручы даруларны кичке сәгать 5тән соң кабул итмәскә кирәк. Чөнки кичен алар тәннән кальцийны күбрәк юдыра.

Фото: pixabay

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bavir-ul---yabalak-102120/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X