erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәббаров: Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллин эшләре дәвамчыларына ярдәм булачак

Февраль аенда республиканың авыл хуҗалыгы тармагы ике җитәкчесен югалтты. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллегия утырышында 2 февральдә ТР Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовның, 7 февральдә Россия Дәүләт Думасы Айрат Хәйруллинның гомере фаҗигале рәвештә өзелгәнен искәртте. Министрлыктан ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

Марат Җәббаров Габделхәй Кәримовны «Сервис Агро» ҖЧҖ директоры, республиканың баш бәрәңге үстерүчесе дип искә алды. Айрат Хәйруллинны «Кызыл Шәрыкъ» агрохолдингына нигез салучы, хезмәт сөючән кеше, Татарстан, Россиянң социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхес дип бәяләде.

«Ике предприятие дә тармакның флагманнары исәпләнә. Әлеге ике компанияне дәвамчылары Марат Габделхәй улы һәм Гадел Айрат улы җитәкләде. Министрлык, район башлыклары, тармак ведомстволары производстволарны саклап калу гына түгел, алга таба үстерүдә дә бергәләп практик ярдәм күрсәтәчәк», — диде министр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Казан-Экспо» үзәгендә уза торган коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алуны сорады. Бу минутларда Марат Җәббаров төп доклад белән хисап тота.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X