erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

БДИ тапшыру ирекле

Бердәм дәүләт имтиханнарын 3 июльдә тапшыра башладылар. Быел районда барысы 180 бала 11нче сыйныфны тәмамлады

 

Арчаның 2нче мәктәбе яныннан үткәндә кайберәүләр: “Бу халык ник җыелды икән?” – дип аптырый. 6 июньдә мәктәп яны аерата җанлы иде. Чөнки 11нче сыйныфны тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Монда барлык район мәктәпләреннән киләләр.

Имтихан тапшыру өчен биредә шартлар тудырылган. Иртәнге якта килгән балалар сәгать көндезге 2 тулганда гына имтиханнарын тапшырып чыга башлыйлар. Әти-әниләре улларын һәм кызларын машина белән каршы алырга килгән.

Район мәгариф идарәсе  методисты Ирина Глазкова:

– БДИ тапшыру ирекле,  кем тели – шул тапшыра, – дип сөйләде. – Беренче көнне – 3 июльдә 13 бала – информатикадан, 4әү – рус әдәбиятыннан, 2әү географиядән имтихан тапшырды. Имтиханнар 22 июльгә кадәр барачак. БДИ тапшыруда быел яңалыклар юк. Оештыручылар битлек, перчатка киде, ә имтихан тапшыручыларга битлек, перчатка кию мәҗбүри түгел. Алар бер-берсеннән 1,5 м ераклыкта утырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Иртәдән балаларны берәм-берәм генә, температураларын тикшереп, мәктәп эченә уздырдылар.

– Тыныч мохиттә балалар ашыкмыйча, кабаланмыйча, берәрләп мәктәпкә кереп киттеләр, – дип сөйләде Шушмабаш мәктәбенең рус теле укытучысы Гөлназ Фәйзрахманова. – Шушмабаш мәктәбен быел 12 бала тәмамлады. 12се дә рус теленнән имтихан тапшырасы иде. 11е генә тапшырды. Чөнки берсенең укырга барасы медицина көллиятендә иртәнге якта психологик тест үтәсе булды. Ул рус теле имтиханына берничек тә өлгерә алмады. Ә калганнары имтиханны тапшырып чыкты. Сез безне имтиханга әзерләгән вариант авыр иде, дәүләт имтиханы алай авыр булмады, дип чыктылар.

Укучысы Илүзә Шәймуллина белән дә сөйләштек. Тәртипле кыз, бик матур сөйләшә.

– Табиблыкка укырга керергә җыенам, – дип сөйләде ул. – Кешеләрне дәвалаучы, хирург булырга телим. Ни өченме? Минем туганым – абыем Вәгыйз абый Түбән Кама хастаханәсендә баш табиб булып эшли. Ул авылга кайткач, хезмәте турында гел сөйли иде. Хәзер ул онколог. Рус теленнән имтихан бирдем, тагын химия, биологиядән тапшырасы калды. Рус теленнән имтихан кыен булмады, белгәнгәдер инде. Безнең рус теле укытучысы Гөлназ Ильясовна көчле укытучы, чәйнәп каптыра. Бик нык әзерләндек. Имтиханга кергәндә дулкынланмадым. Ә менә билет–сораулар принтердан чыкканда хәйран дулкынландым. Сорауларны күргәч кенә тынычландым.

Рус теленнән районда барысы 145 бала имтихан тапшырган. Борчулы мәшәкатьләр. Әмма күңелле! Иң мөһиме – исәнлек-саулык! Без Илүзәгә, гомумән, 11 сыйныфны тәмамлап, БДИ тапшыручыларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X