erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә үзенең тирән эзен калдырды

Арчаның өченче номерлы башлангыч мәктәбе–балалар бакчасында Геройлар көнен билгеләп үттеләр.

Бу көнне 3В сыйныфында батырлык дәресе булды. Герой кем ул һәм нинди була?  Укытучылары Йолдыз Хәкимова белән укучылар шул сорауларга җавап эзләделәр, герой-пионерларны искә алдылар, үзебезнең районнан чыккан Геройларны барладылар.

Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә үзенең тирән эзен калдырды. Күпләрнең әтиләре, бабайлары яу кырында ятып калды, күп балалар бер тапкыр әти сүзен әйтергә тилмереп ятим үсте, ачлык-ялангачлык хөкемлек итте. Үз тормышлары бәрабәренә көрәшкән геройларыбыз батырлыгы илебезгә тынычлык, балаларга бәхетле балачак алып килде. Укытучы шуңа басым ясады. Якты үрнәк буларак, өч укучы бабаларының портретларын тотып, аларның батырлыклары турында сөйләде.

Әлеге мәктәп үзе дә сугыш чоры белән турыдан-туры бәйле. Биредә хәрби госпиталь булган. Мәктәп музеенда бу хакта бик күп материаллар тупланган. Музей өч өлештән тора: хәрби-патриотик, туган якны йөрәнү һәм мәктәп тормышы. Кечкенә генә булса да, бай һәм эчтәлекле. Федор Шаляпин укыган вакыттан башлап, сугыш елларын да кертеп, бүгенгә кадәр вакыйгаларны тасвирлый. Элеккеге әйберләр дә урын алган. Аларның кайберләре балаларга бөтенләй таныш та түгел. Укытучылары Әлфия Чугунова барысы турында да бәйнә-бәйнә аңлатты, милли костюмнар кигән беренче сыйныф кызлары татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Госпитальдә совет солдатларын дәвалаганнар. Соңрак немец солдатларына да медицина ярдәмен күрсәтергә мәҗбүр булганнар. Музейда Япония, Италиядән килгән хатлар да саклана. Хат хуҗаларының туганнары госпитальдә дәваланган, Арчадагы немец зиратына күмелгәннәре дә бар. Шундый ерак җирләрдән кайтып зиратны карап торалар. Безнең музейда да булдылар. Аннан үзләре белән хат та алышып тордык, – диде Әлфия Чугунова.

– Мәктәп тормышы турындагы мәгълүматлар музейга гына сыймады. Стенага “Мәктәбем –горурлыгым, мәктәбем – йөз аклыгым” дигән тормыш агачы ясап куйдык, – диде мәктәп директоры Алсу Сабирҗанова. – Бөтен өченче мәктәп укытучылары шушы агачта. Еллап бүлеп урнаштырдык. Яшь педагоглар мәктәпнең гөрләп торган чакларын, бөтен гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыларны күреп рухлансыннар, тарихны онытмасыннар, дидек. Үрнәк итеп бүгенге кичәгә дә Илдус Сәгъдиев, Фирая Йосыпова, Рәмзия Хәмидуллинаны, ягъни  педагогика өлкәсе ветераннарын чакырдык. Кулга мылтык тотып атакага барган кеше генә түгел, менә шундый шәхесләр дә герой исеменә лаек. Балалар ул хакта да белеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X