Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бөек Ватан сугышында катнашучыларның электрон китабы әзерләнә

    Хөрмәтле газета укучылар!

     

    Реклама

    Татарстан Республикасының “Хәтер китабы” редакциясе 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның электрон китабын әзерли. Безнең районның Кәче авылыннан Хәбибрахман Әскәров, Миннехан Әхмәтҗанов, Якты Көннән Габтелгани Нуриев, Чулпан авылыннан Сергей Марфин, Анатолий Самойлов, Степан Яшанов, Кишмәттән Левушкин Владимир Александрович, Петрухин Петр Васильевич, Абҗабардан Агафонов Василий Иванович турында өстәмә мәгълүматлар сорыйлар. Аларның туганнары, белүчеләре шушы кешеләрнең әтиләренең исемнәрен (күрсәтелмәгәннәрнекен), армиягә чакырылу датасын, чакырылу урынын, хезмәт итү урынын, хәрби дәрәҗәсен, сугышчан бүләкләрен, язмышларын күрсәтеп “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә хәбәр итсеннәр иде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: