erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Белгечләр Татарстан халкының җавапсызлыгына борчыла

атарстанлылар яңа коронавирус инфекциясеннән саклану кагыйдәләрен онытып җибәрә. Бу әлеге инфекцияне йоктыручылар санының артуына китерәчәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының артуы, әлеге очракларның кимүе, икенче һәм өченче дулкын кисәтү чараларының дәрәҗәсенә, бүгенге көндә гамәлдә булган чикләүләрне ничек үтәвебезгә бәйле булачак», - дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина узган атнадагы бер вакыйга хакында сөйләде – троллейбустагы 28 пассажир арасында ул үзе генә битлек һәм перчаткадан булган. Аның сүзләренчә, дүрт кеше битлекне ияк астына гына элсә, калганнарының шәхси саклану чаралары бөтенләй булмаган. Ведомство башлыгы урынбасары искәрткәнчә, нәкъ менә шушы кешеләр «икенче дулкынның башлануын түземсезлек белән көтә».

«Икенче дулкынның килүе сәламәтлек саклау системасына да, Роспотребнадзорның тырышлыгына да түгел, ә безгә, кешеләргә, безнең актив гражданлык позициясенә бәйле булачак», - дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ведомство вәкилләре искәртеп үткәнчә, социаль дистанция сакларга, кулны сабынлап юарга, битлек һәм перчатка кияргә кирәк. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X