erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Белгечләр тюбингта һәм тимераякта шуганда сак булырга чакыра

Сак булыгыз!

 

Ата-аналарны шугалакта һәм тауда үз балаларын игътибар белән күзәтергә, шулай ук аларны саклау чараларын үтәргә өндәделәр.

Кышкы күңел ачуларның начар нәтиҗәләрен киметү өчен балалар шугалакта һәм тауда шуганда саклык чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире, табиб — травматолог-ортопед Алексей Глушков сөйләде.

«Беренче тапкыр бозга чыккан кечкенә балаларда шлем, терсәкне һәм тезләрне саклау чаралары булырга тиеш. Балалар шугалакларда еш кына кулларын һәм аякларын сындыра», — диде табиб.

Идел буе федераль округының штаттан тыш баш нейрохирургы, Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов тюбингта һәм боз чанасында шуганда да саклау чаралары кирәк дип өстәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Шлем, терсәкләрне, тезләрне һәм гәүдәнең башка өлешләрен саклый торган чаралар  булырга тиеш», — диде табиб.

Тау шуу өчен җиһазланган булырга тиеш. Шулай ук белгеч ата-аналарны үз балаларын игътибар белән күзәтергә өндәде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X