Белгечләр йөрәк чирләреннән, шикәр диабетыннан алдынгы дәвалау ысуллары турында сөйләделәр
Арчага профессор, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галәвич һәм Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы мөдире, профессор Гөлнар Ваһапова кайтты
Альберт Галәвич йөрәк чирләреннән, Гөлнар Ваһапова шикәр диабетыннан алдынгы дәвалау ысуллары турында сөйләделәр.
Казан дәүләт медицина академиясенең эчке авырулар кафедрасы доценты Зөлфия Ким экраннан югары кан басымын дәвалау ысуллары белән таныштырды. Лекцияләрне Арча һәм күрше-тирә районнар табиблары, шәфкать туташлары, авыл фельдшерлары тыңлады.
“Без сезнең белән елга ике тапкыр очрашабыз. Чөнки яңалыклар булып тора, – дип сөйләде профессор Альберт Галәвич. – Быел Арчада февральдә булдык. Сентябрь, октябрьдә гипертония, миокард инфаркты (йөрәк мускулының кан җитешмәү сәбәпле өлешчә үлүе), йөрәкнең ишемия чире (йөрәккә кан аз килү) буенча яңа күрсәтмәләр булды, шуңа күрә безгә даими рәвештә очрашып торырга, яңалыкларны белергә һәм пациентларны дөрес итеп дәваларга кирәк“. Профессор Альберт Галәвич миокард инфаркты чиренә авыруны больницага яткыру алдыннан дөрес итеп диагноз кую һәм нәтиҗәле дәвалау ысуллары турында сөйләде. “Миокард инфаркты белән авырта башлауга медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итмиләр, – дип борчылып сөйләде профессор. – Ә бер артериядән кан килми, 6 сәгатьтән соң гына мөрәҗәгать итәләр, бу вакытта инде миокард инфарктының авыр формасына пациентка ярдәм итеп булмый, аңа бары тик икенче кешенең йөрәген куеп кына ярдәм итеп була. Безнең бурыч тиз арада диагноз кую һәм дөрес итеп беренче ярдәмне күрсәтү һәм нәтиҗәле дәвалау. Авыруның кайчан, ничек авырта башлаганын тыңларга һәм электрокардиограмма төшерергә. Миокард инфарктының авыр формасы вакытында коронар артериянең юлы каплана. Бу вакытта йөрәк турысы түгел, ә күкрәкнең урта өлеше авырта, кинәт хәл китә, чөнки йөрәк канны начар куа, салкын тир бәреп чыга, чөнки кан басымы төшә. Дөрес, авыртулар башка чир белән дә бәйле булырга мөмкин. Косасы килергә, косарга, эч авыртырга, баш әйләнергә мөмкин. Башта әйтеп үткән өч билге һичшиксез күзәтеләчәк. Фельдшер, шәфкать туташы, миокард инфаркты булган кешенең якыннары да миокард инфаркты билгеләрен һәм беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиеш. Авыртуны яткырырга ярамый. Аны аркасын терәтеп утыртырга кирәк. Кеше ятса, аның йөрәге канны начар куачак. Ә утырып торганда канның бер өлеше аякка җыела, шуңа йөрәккә эшләве җиңелрәк була. Киемен чишеп җибәрәсең. Кан басымын үлчисең, йөрәген, үпкәсен, пульсын тыңлыйсың. Авызына нитроглицерин сиптерәсең. Медицинада вак әйберләр юк. Нитроглицерин сиптергәндә клиент суламаска тиеш. Суласа, нитроглицерин сулыш юллары буйлап үпкәгә төшеп китәчәк, файда урынына зыян булуы ихтимал”.
Югары кан басымы киң таралган авыру
Халыкның яртысы диярлек бу чир белән интегә. Кан басымы үзен сиздермәскә дә мөмкин. “Әгәр дә кан басымы 150/95мм. була икән, кичекмәстән сәбәбен ачыклап, дәвалана башларга кирәк”, – дип киңәш итә Татарстанның баш кардиологы Зөлфия Ким.
Кан басымы үзен сиздерсә, аның билгеләренә игътибар итәргә кирәк. Баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, тын бетә, баш әйләнә, йокы начарлана, күз алдында вак әйберләр шәйләнә, юктан да кәеф кырыла икән – шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга яки авылда фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дарулардан тыш кан басымын дөрес тормыш рәвеше алып барып, терекөмеш баганасындагы күрсәткечне 4-11мм.га кадәр төшерергә мөмкин, ди баш кардиолог. Менә ул киңәшләр: артык авырлыкны киметергә, дөрес итеп тукланырга, өстәлдә яшелчә, җиләк-җимеш өстенлек итәргә тиеш, тозны киметергә, калийлы ризыкларны (эремчек, сыр, өрек, кара җимеш, йөзем, чикләвекләр һ.б.) кулланырга, хәрәкәтне арттырырга, йөрергә, кичке сәгать 10нан да соңга калмыйча йокларга ятарга, тиешенчә йокларга, күңел төшенкелегенә бирелүдән сакланырга.
– Диагнозны артерия гипертензиясе дип язасыз икән, ул вакытта югары кан басымын нинди чир (мәсәлән, бөер поликистозы, эндокрин авыруы һ.б.) күтәргәнен языгыз, – дип киңәш итте медицина белгечләренә профессор Альберт Галәвич. – Әгәр дә кан басымын арттыручы башка чирләр юк икән, ул вакытта гипертония чире дип язасыз. Табиб гипертония чирен яки артерия гипертензиясен дәвалау өчен авыруга нәтиҗәле препаратларны үзе сайларга хокуклы”.
Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы мөдире, профессор Гөлнар Ваһапова: “Шикәр диабеты белән авырганда без авыруның гликемия (кандагы глюкоза) күләмен үлчәп торырга, авырлыкны, кан басымын һәм липидларны игътибарда тотарга тиеш, – дип сөйләде. – Менә шушы 4 күрсәткечне без пациентларда контрольдә тотабыз. Шикәр диабеты белән авыручылар саны зур тизлек белән арта. Һәр 5 секунд саен шикәр диабеты диагнозы ачыклана. Шикәр диабеты белән авыручыларның 43 проценты йөрәк-кан юллары авыруыннан мәрхүм була. Без шикәр күләмен үлчәп, йөрәк-кан юллары авыруын да күз уңында тотабыз. Шикәр диабетын иртә ачыклыйбыз һәм нәтиҗәле дәва билгелибез икән, бу авыруны йөрәк-кан юллары чиреннән коткарып калабыз дигән сүз”.
Авыртмас өчен нишләргә? Шушы сорауны Альберт Галәвич эндокринология галиме Гөлнар Ваһаповага бирде. “Авырлыкны игътибарда тотарга”, – дип җавап бирде галим. “Менә бу киңәшне сәламәт кешегә дә, авыручыларга да истә тотарга һәм үтәргә кирәк, – дип куәтләп алды Альберт Галәвич. – Күбрәк хәрәкәтләнергә! Америкалылар алдынгы халык, 5 ел элек нәрсә турында язды алар: татлы, газлы сулар эчәргә түгел, ә бәлки гади су эчәргә киңәш итәләр! Ә бездә ничек, күрәм, балалар мәктәптән кайта, бер кулларында литр ярымлы кызыл, чия төстәге татлы, газлы су, ә икенче кулларында бутерброд – иң зыянлы ризыклар, әлбәттә, бу темага да әңгәмәләр алып барырга кирәк”.
Һәм үзебездә үскән җиләк-җимешне ашарга. Балык, боткалардан карабодай, борчак, кузаклы культуралар, арпа, бодай ярмалары файдалы – алар 10-12ләп төрле. Көн саен төрләндерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев