erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Белми калмагыз: машина йөртүчеләргә тагын бер "сөенче"

Агымдагы елның көзендә камераларны юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның тагын бер төрен –сүндерелгән фараларны теркәргә өйрәтәчәкләр

Бу хакта «Астралаб» генераль директоры Сергей Ласкинга сылтама белән Autonews.ru хәбәр итә.

«Бу функцияне без көннәр кыскарак, ә төннәр озынрак булгач, сентябрь тирәсендә эшләтеп җибәрәчәкбез, — дип аңлатты Ласкин. — Без бу функциягә төрле төбәкләрдән заказчылар кызыксынуын беләбез. Мисал өчен, бу турыда Мәскәүдә узган киңәшмәдә сөйләделәр. Дөресен әйткәндә, шуннан соң бездә бу идея туды».

Яңалык беренче этапта 12 төбәккә, шул исәптән Мәскәү, Кырым, Ульяновск, Красноярск, Омск, Иркутск, Тверь, Кабардино-Балкария, Волгоград өлкәсенә кагылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу функцияне эшләүчеләр сүзләренчә, яңа җиһаз урнаштырырга туры килмәячәк, нейрон челтәрен генә өйрәтәчәкләр. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, һәрвакыт якын араны яктырта торган утны кабызып йөрергә кирәк. Моны эшләмәүчеләрне яки хәтта төнлә дә эшләмәгән фаралар белән хәрәкәт итүчеләрне камералар күзәтәчәк.

Ласкин сүзләренчә, нейрон челтәре өчен төрле автоҗитештерүчеләрдән яктылык оптикасының төрле модельләрен тикшерү проблема булмаячак.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/belmi-kalmagyz-mashina-yrtchelrg-tagyn-ber-senche

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X