erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Белмисез күңелдә ни барын

Әфганчылар белән очрашуда Сергей Баһаветдинов сүз алгач,  берничә яшүсмернең сөйләшеп утыруын күреп тукталып калды һәм: “Мин сезгә ялыктыргыч лекция сөйләмим”, – диде.

 

 

“Казан арты” тарих-этнография музеенда оештырылган очрашуда районның “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Лимусович ул еллардагы Әфганстандагы сәясәт, артта калган илгә ярдәм итәргә керүләре, совет солдаты алдындагы изге бурыч турында сөйләде. Телевизордан яратып караган “9нчы рота” фильмы турында да әйтеп үтте. Хәлиткеч сугышчан операциядә катнашкан 9нчы ротада 6 солдат һәлак була, 28е яралана, шуның 9ы авыр җәрәхәтләнә. Дошманнар белән бәрелештә катнашып, соңгы пуляга кадәр көрәшкән рядовой Игорь Чмуров соңыннан Советлар Союзы Герое исеме ала. Ул исән, Мәскәүдә яши. Ә менә кече сержант Вячеслав Александровка һәм рядовой Андрей Мельниковка Советлар Союзы Герое исеме һәлак булганнан  соң бирелә. 

Залда булачак солдатлар утыра иде. Һөнәр алу йортларыннан, мәктәпләрдән килгәннәр. Мондый очрашуда сөйләшеп, телефонда уйнап утырып буламыни?!

Әйе, япь-яшь егетләрнең бөтенләй чит-ят җирләрдә Әфганстанда хәрби хезмәт үтүләре эзсез калмаган. Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗановның “Белмисез күңелдә ни барын...” – дип җырлавы нәкъ менә алар өчен иде.

Очрашуга килгән Данаил Сабиров, Марат Сөнгатуллин, Рафис Галипов – өчесе дә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән әфганчылар. Майор Данаил Сабиров Әфганстандагы хәрби хезмәте турында хәтта клип эшләгән.  “6нчы ротада хезмәт иттем, – дип сөйләде Данаил Сабиров. – Бүген дә күбесе белән элемтәдә торабыз. 1982 елны Арча белән Әтнә районыннан 12 егет армиягә киттек. Әтнәдән Илдар Сафиуллин һәлак булды. Армиягә китәсе егет физик яктан нык булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнегез. Мин Иске Иябаштан Яңа Кырлай мәктәбенә 6-7 километр чаңгыда йөреп укыдым. Әфганстанда 50 килолы йөкне күтәреп кәҗә йөри торган тауга менәсең. Тауга менгән саен кислород азайганнан-азая, астагы эсселек тә салкыная  бара. Менә шундый шартларда хезмәт иттек без”.  Данаил яна башлаган БТР эченнән контузия алган 3 егетне коткаруы турында да сөйләде.

Марат Сөнгатуллин Әфганстанда Иске Төрнәледән Әнис Миңнеханов белән очрашуы турында сөйләде. Тәҗрибәле солдатның ничек итеп яшь солдат Әнискә тормыш мәктәбе бирүе турында да елмая-көлә сөйләде. Һәм Әниснең 22 сугышчан операциядә катнашып, туган авылына исән-сау кайтуы турында да горурланып әйтте. Подполковник Сергей Лимусович: “Марат бик шәп эретеп ябыштыручы! Ул нинди генә капкалар, коймалар эшләми!” – дип мактап алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин үзем Балтачтан, – дип сөйләде Рафис Галипов. – Хәзер Арчада яшим. Механик-машина йөртүче булып хезмәт иттем. Армиядән кайткач, “Арча АТП”сында эшләдем.

Рафис сүзне кыска тотты. Аларныкы – йөрәктә. Сергей Баһаветдинов кулына гитара алды.

Авыр юл үтәргә туры килде аларга...

 Румия Саттарова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X