Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бер алма кыйссасы

    Сәяхәткә чыккан бер егетнең йөри торгач яман да тамагы ача. Хәле бетеп елга яры буена килеп утыра бу. Утыра торгач суда агып килгән бер алма күрә.

     

     

    Ничек итсә итә,  әлеге алманы тотып алып ашый. Шуннан бераз хәл кереп китә, башына әлеге алманы рөхсәтсез ашадым, гөнаһ эшләдем, дигән уй килә. Хуҗасын табарга да, гафу итүен үтенергә!

    Елга буйлап өскә таба атлый егет. Бара торгач бер авылга килеп чыга, елга буендагы бакчада үсеп утырган алмагачны күрә. Йортның хуҗасын табып, хәлне сөйләп бирә.

    – Әйе, син зур гөнаһ эшләгәнсең, сорамыйча кеше әйберен алгансың, – ди хуҗа. – Сине гафу итү өчен ике шартым бар, шуларны үтәсәң, гафу итәрмен.

    – Нинди шартлар? – ди егет.

    – Беренчесе, син миндә бер ел эшлисең.

    – Мин риза! – ди егет.

    – Икенчесе, минем тумыштан гарип кызым бар. Син бер ел эшләгәч шуны кияүгә алырга тиешсең.

    Бакчада чынлап та аягы аксак бер кыз эшләп йөри.

    – Мин риза! – ди егет.

    Бер ел намус белән эшли ул. Хуҗа мактый үзен. Икенче шартын кабатлый.

    – Мин риза! – ди егет.

    – Син сынауны уңышлы үттең, – ди хуҗа. – Ул бакчада эшләп йөргән кыз – асрамага алган кыз. Минем чибәр, саклап кына тоткан үз кызым  бар, мин сиңа шул кызымны кияүгә бирәм. Өйне, бакчаны, бар байлыгымны сиңа васыять итеп калдырам.

    Уйландыра торган, тирән мәгънәле риваять. Әлеге теманы мин узган сандагы сәхифәдә башлап җибәргән идем. Тормышта шуңа охшаш мисаллар булып тора. Әле генә Яңа Кенәр юлында төшеп калган суыткычны табулары турында язган идем.

    Шәрык мәчетенең икенче имамы Рәвис хәзрәтнең азан әйткәннәрен, вәгазьләрен яратып тыңлыйбыз. Ул үзенә кагылышлы бер гыйбрәтле хәл турында сөйләгән иде. Аның рөхсәте белән мин бу турыда сезгә дә сөйлим.

    Узган гасырның туксанынчы елларында була бу хәл. “Сельхозхимия” берләшмәсендә агроном булып эшли идем, –диде ул. – Отряд белән “Шахтер” колхозында тирес түгәбез. Ашханәдә котлет ашап утырганда теш ниндидер каты әйбергә тиде. Алып карасам – алтын балдак! Тиз генә кесәгә салып куйдым моны. Өйгә кайткач балдак таптым, дип хатынга бирдем. Өй салган вакытлар иде, пычкы чүбе керткәндә югалткан бу моны. Шуның белән эш беткән дә булыр иде. Тора-бара дин юлына кереп киттем, кеше әйберен алуның нинди зур гөнаһ икәнлеген аңладым. Балдак минем тынычлыкны алды. Бу турыда дин юлындагы бер кешегә сөйләдем. Ул әлеге  балдакның иясен табарга киңәш итте. Әтнәдән булган бер кеше ул хатын-кызны эзләп тапты. Өенә бардым, булган хәлне сөйләп бирдем, балдакның бәясен  түләргә риза булуымны әйттем. “Кергәннән бирле игътибар иттем, сез гел аска карап, оялып утырасыз, чын күңелдән үкенгәнегез күренеп тора, мин риза”, – диде. Акчасын биреп, күңел тынычлыгы алып кайтып киттем”.

    Шушы урында авылдашым Ризван абый сөйләгәннәр искә төште. “Безнең бабай болында печән чапканда чалгысы ниндидер каты әйбергә тигән, – дип сөйләгән иде ул. – Алып  караса – алтын кисәге!”

     

    Шакир абзый алтынны нишләткән дисезме – юк, кесәсенә салып куймаган ул аны. “Безнең авылда алтын фәлән абыйда гына булырга мөмкин”, – дип, шуңа менгереп биргән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: