erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер авария, өч машина, бер мәет...

«Нексия» белән 33 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Ул җитди имгәнә һәм авария урынында ук һәлак була.

Башкортстанның Белорет районында 22 февральдә Уфа-Белорет юлының 198 нче километрында, Сермән авылы янында өч машина авариягә очраган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстан ЮХИДИ мәгълүматы буенча, башта Уфага таба бара торган «Дэу Нексия» һәм каршыга килә торган «Форд Фокус» бәрелешә. Аннары «Нексия» автомобиле «Шкода Октавиа» машинасына килеп керә.

«Нексия» белән 33 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Ул җитди имгәнә һәм авария урынында ук һәлак була. «Форд» салонындагы ике кешене хастаханәгә илтәләр. Урында полиция һәм экстрен хезмәтләр эшли. Авария сәбәпләре ачыклана.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, имгәнгән кешеләрне җиңел машинадан коткаручылар чыгарган.

bash.news сайты шаһитлар белән элемтәгә чыккан. Алар авариянең беренче мизгелләрендә салонда кысылып калган пассажирларны чыгарырга маташкан.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Трассаның бу өлешендә мобиль элемтә эшләмәгән, мәрхәмәтле йөртүчеләр ярдәме белән генә коткаручыларга оператив хәбәр итеп булган.

Шаһитлар сүзләренчә, алар «Дэу Нексия» йөртүчесен башта таба алмаганнар. Ул салонда булмаган. «Ул урманга атылып чыккан, яки алданрак чыккан. Беркем белми. Дусларым аны тирә-юньдә кар өстеннән эзләде», — дип сөйләгән авария шаһиты Арина.

Авария булырга берничә сәгать алданрак кына «Нексия» йөртүчесенә юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынганы да ачыкланган, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат.ру

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/ber-avariya-ch-mashina-ber-met

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X