erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер авылда әбиләр Сабантуе үткәрелгән

Табактагы суда бию, чүлмәк куелган табагач тотып йөгерү уены да бар Әбиләр Сабан туенда.

Татар Томбарлысы авылында Баулы районының башка бер генә җирлегендә дә үткәрелми торган Әбиләр Сабан туе булды. Бу турыда «Баулы-информ» хәбәр итә.

«Безнең авылда бу Сабан туен беренче тапкыр 1965 елда Кәшфетдин Солтанов исемле кеше оештырган иде. Район Сабан туена бара алмый калган балалар һәм картларны җыеп, ындыр табагында Әбиләр Сабан туе үткәрде. Уеннар уйнатып, бүләкләр бирде. Шуннан бирле авылыбызда ел саен Әбиләр Сабан туе үткәрелә. Минем аны бер дә калдырганым юк. Хәзер аны район Сабан туеннан соң бер атна узгач үткәрәләр», — дип сөйләде Чулпан Ханипов.

Ботаклары җиргә тиеп торган зур, калын кәүсәле каенның төбе – сәхнә, ә каршыдагы каеннарның күләгәсе тамашачылар урыны булды. Томбарлы әбиләре авылдашлары һәм Баулы мәдәният йорты артистлары, «Умырзая» ансамбле чыгышларын һәм уеннарны каеннар күләгәсендә рәхәтләнеп җиргә утырып карады.

Сабан туен ачу тантанасында авылның иң өлкән яшьтәге кешесенә — тагын бер айдан 99 яшен тутырачак Ямал апа Шәраповага бүләк тапшырдылар. Бәйрәм җыр-биюләргә, төрле уеннар һәм конкурсларга бай булды. Әбиләр ялындырып тормады, рәхәтләнеп уеннарда катнашты. Бабайлар да кимен куймады. 90 яшьлек Гамир ага Юзаев биеде, аркан тартышуга да чыкты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чүлмәк вату, кашык белән йомырка кабып, көянтә-чиләк белән йөгерү, аркан тартышу, катыктан тимер акча эзләү кебек гадәти уеннардан тыш, әбиләр Сабан туенда башка үзенчәлекле уеннар шактый булды. Мисал өчен, әбиләр һәм балалар атта чапты. Әлбәттә, чын түгел, уенчык атларда. Аннары капчык белән түгел, ә мендәр белән сугыштылар.

Табактагы суда бию, чүлмәк куелган табагач тотып йөгерү уены да бар Әбиләр Сабан туенда. Бәйрәмгә җыелган барлык әйберләрны ахырда, халыкны биетеп, катнашучыларга таратып бетерделәр. Заманында район Сабан туена бара алмаганнарның күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый.  Авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре аны бик тә күңелле итеп үткәрде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bauly-raionynyn-ber-avylynda-abilar-saban-tue-buldy-5856225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X