erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер ай эчендә юлларда өч пассажир бала һәлак булды инде

Сабыйлар тормышы ата-ана кулында

5 гыйнварда Әлмәт районында чит ил машинасы белән идарә итүче 1976 елгы ир-ат алдагы машинаны узарга дип каршы як полосага чыга һәм “ВАЗ” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, икенче машинадагы өч балигъ булмаган яшьтәге бала төрле авырлыкта тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Ун көннән 15 яшьлек яшүсмер үлә. Ул куркынычсызлык каешы такмаган була.

21 гыйнвар көнне Саба районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп иреште.1995 елгы “ВАЗ” машинасы белән идарә итүче шулай ук каршы як полосага узарга чыга һәм “КИА” белән бәрелешә. Нәтиҗәдә беренче машинаны йөртүче, аның алты айлык баласы һәм пассажиры һәлак була. Баланы машинада йөртү өчен кулланыла торган махсус утыргыч тиешенчә эләктерелмәгән була.   

24 гыйнварда Тукай районында юл-транспорт һәлакәте була. 1965 елгы чит ил машинасын йөртүче шулай ук каршы яктан хәрәкәт итүче полосага чыга һәм “ВАЗ” машинасы белән бәрелешә. Бу юлы анасының кулында барган дүрт айлык бала һәлак була.

Бер-бер артлы өч очрак. Һәм өчесендә дә ата-аналарның җавапсызлыгы нәтиҗәсендә әле яши генә башлаган сабыйлар якты дөньядан китеп бара. Бөтен республикага чаң сугарлык хәлләр бу. Шуны күздә тотып Татарстан Республикасы территориясендә “Бала – төп пассажир!” дигән оператив-профилактик чара игълан ителде. Ул 26 гыйнварда башланып, 7 февральгә кадәр дәвам итә.

Бу көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе балигъ булмаган балаларны машинада йөртү буенча төрле чаралар оештыра. Шуларның берсе – рейдлар.

29 гыйнвар көнне ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин һәм хезмәткәре Денис Абызов белән без дә юлга чыктык. Иртәнге җидедә, балаларны балалар бакчасына алып килгән вакытка, Арчадагы һәм Арча станциясендәге балалар бакчалары янында тукталдык. Балаларын махсус утыргычларда тиешенчә эләктереп йөртәләрме? Беренче чиратта шул кызыксындырды.

– Арчада бу юнәлештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар саны күп, дип әйтә алмыйм. Саклык чараларының үзләре өчен, балаларының тормышларын саклау өчен кирәклеген аңлыйлар. Әмма шул ук вакытта санларга теләмәүчеләр дә бар. Бигрәк тә авылларда. Шуңа без рейдлар белән авылларга да чыгуны планлаштырабыз, – диде Ришат Хуҗин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәрык бистәсендәге балалар бакчасына бер-бер артлы машиналар агыла. Гөлнара Һидиятуллинаны туктаттык. 5 яшьлек кызы Ясминәне алып килгән.

– Өйдән чыгуга махсус утыргычка утыртып, каешын эләктереп куям. Шунсыз кузгалмыйм да, бик нык ашыкканда да,  – ди Гөлнара.

Гөлназ Гатауллина да шун-

дый фикердә. 2 яшьлек Сөләйман белән 4 яшьлек Ясминә махсус утыргычта, тиешенчә эләктереп куелган.

– Закон буенча утыргыч 7 яшькә кадәр кулланыла. Әмма баланың гәүдәсенә карарга кирәк. Әгәр ул анда сыймый икән, автоутыргыч–бустерлар бар, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе. – Кайвакыт автоутыргычта килеш баланы машина каешы белән эләктереп куялар. Әмма ул баланың муен турысыннан үтә һәм куркыныч тудыра. Махсус утыргычка утыртканнан соң аның үз каешын яхшылап эләктереп кую да мәҗбүри.

Бу көнне рейд вакытында балаларны йөртүдә 9 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Шуларның 5сендә каеш тагылмаган, 4сендә махсус утыргычлар юк. “Бала – төп пассажир!” дигән оператив-профилактик чара башланган көннән районда барлыгы 21 очрак булды. 10сында бала каешсыз, 11ендә махсус утыргычсыз.

– Бала турында беренче чиратта ата-ана кайгыртырга тиеш. Сабыйлар тормышы алар кулында, – диде Ришат Хуҗин. – Юлга чыкканда бу хакта онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X