Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бер айлык сабыйны коронавирустан дәвалаганнар

    Самара өлкәсе табиблары бер айлык баланы коронавирустан дәвалый алган.

    Реклама

    Бу хакта өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
    Хәбәрдән күренгәнчә, бүген Самара өлкәсе балалар йогышлы авырулар хастаханәсеннән коронавирусны җиңгән бер айлык сабыйны чыгарганнар. Табиблар сабыйның авыруны туганнарыннан эләктерүе һәм әнисенең дә хастаханәдә дәваланып чыгуы турында белдерә. икесенең дә хәле авыр булуга карамастан, хәзер инде әни белән нарасый үзләрен әйбәт хис итә икән. Самара өлкәсендә барлыгы 2724 кеше коронавирус эләктергән. 22се вафат булган.
     http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ber-aylyk-sabyyny-koronavirustan-dvalagannar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: