erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер гаиләдән өч бертуган чыгып киткән

Кайгыдан елый-елый әниләрнең күзләре сукырайган

Газетабыз битләрендә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар исемлеге басылып чыга башлагач, безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә табылды. “Якыннарыбызның фамилияләрен күрмәдек, өстәмә исемлек юкмы сездә?” – дип сорый кайберләре.

Шуларның берсе Арчадан Рәшит Гарипов. Чиканаста туып-үскән. 64 яшендә. Әнисенең хәбәрсез югалган әтисе турында мәгълүмат беләсе килә.

Ислам Минһаҗев Арчада яши. Әнисе Өчиледән. Әнисе ягыннан әбисенең бертуганнарын эзли.

Бер гаиләдән өч бертуган сугышка чыгып киткән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бер-бер артлы “һәлак булганнар” дигән хәбәр алгач, әниләре кайгыдан елый-елый сукырайган. Шулай да ул аларны соңгы сулышына кадәр көтте, – диде Ислам.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быел мөмкин булган кадәр күбрәк кешеләрнең язмышын ачыклау бурычын куйды. Иң беренче бу эш безнең районнан башланды. Сугыш вакытында хәбәрсез югалган туганнарын эзләүчеләргә анкета тутырып Арча педагогика көллиятендә эшләүче Илһам Борһанович Низаметдиновка тапшырырга кирәк. Бер хезмәттәшебезнең сугышта хәбәрсез югалган ике туганын ике көн эчендә табып бирделәр. Әлеге анкеталарны “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә дә китерергә була.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X