Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бер гасырлык белем йорты

    Районыбыздагы Яңа Кенәр авылының тирә-як авылларга караганда шактый соңрак барлыкка килүе мәгълүм. Шуңа да карамастан, андагы халык саны бик тиз арта, авыл зурая.

    Әлеге авылда мәктәп тә иң беренчеләрдән булып оештырыла.  Яңа Кенəр мәктәбе тарихы бик кызыклы һәм ул узган гасырга ук барып тоташа.

    Мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе белән танышу өчен уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Илмира Әхмәтова белән сөйләштек. “Мәктәбебезгә 1925 елда нигез салынган дигән ялгыш фикер йөргән. Менә инде берничә ел дәверендә аның тарихы белән кызыксынып, эзләнү эшләре алып барам. Ерак үткәндәге язмалардан күренгәнчә, Яңа Кенәр мәктәбе үзенең эшчәнлеген 1921 елдан ук башлап җибәргән”, – дип бүлеште ул кызыклы мәгълүматлар белән.

    Тарих башы

    Ерак үткәндәге Кенәр мәктәбе бүгенге Стелла Габдрахманова исемендәге урта гомуми белем мәктәбеннән күпкә аерылып тора. Октябрь инкыйлабыннан соң ук, Яңа Кенəр авылында халыкка белем бирү максатыннан, 3 айлык курслар оештырыла. 1920 елга әлеге авылда дүрт мәчет була. 1920-1930  еллар аралыгында Кенәрнең  дүрт мәчете дә бер-бер артлы ябыла, манаралары киселә. Бер мәчет бинасы мәктәп  ителә, икенчесендә НКВД  органнары урнаша, өченче мәчет бинасы орлык саклау өчен  склад, ә дүртенче мәчет балалар бакчасы итеп үзгәртелә. Татарстан Республикасы Милли архивыннан алган мәгълүматлар буенча, Яңа Кенәр авылында совет эшчеләр мәктәбе  1920 елның 7 ноябреннән эшли  башлый.  1921  елның 25 февралендә ул вакытта булган барлык мәктәпләрнең анкетасы эшләнелә. Анкета мәгълүматларына караганда, Яңа Кенәр 1нче баскыч мәктәбе агач бинада урнаша, 11 укыту  кабинеты була, катнаш мәктәп – малайлар, кызлар бергә укытыла. 1921 елның 1 гыйнварына мәктәпнең биш сыйныфында  450 бала укый, шуларның 264е – ир, 186сы – кыз бала. Бина мичкә утын ягып җылытыла, яктылык – керосин  лампасы. 

    Укулар 2 сменада, көнгә 7 сәгать  дәвам итә. 1921 елда мәктәптә 13 укытучы   белем бирә. Мәктәпне оештыру эшчәнлеге белән  Гариф Салихов җитəкчелек итə (архив документында ул  әтисенең исеме белән Мөхәммәтҗанов Гариф булып күренә, соңыннан паспорт алганда Салихов Гариф булып языла).

    Балаларны мәктәпкә китерү бик авыр була, бигрәк тә мәктәпкә йөрергә кием булмау  һәм авырулар комачаулый. Шуңа күрә мәктәпкә килүче балаларның 70 процентына  кием-салым бирелә. 1920-1921 уку елында  калдырылган дәресләр саны – 250, шуларның 180е – аяк киеме, 145е өскә кияргә кием булмау сәбәпле дип күрсәтелә.  

    Документтан күренгәнчә, укытучылар атнасына 42шәр дәрес үткәрәләр. Балаларга белем бирү белән берлектә укытучылар актив рәвештә культура-агарту эше  алып баралар.

    1930нчы елларда гомуми мəҗбүри башлангыч белем бирүгə күчү мəгариф эшен үстерүгə зур этəргеч ясый, авылда аң-белем тарату тагын да киңрəк җəелə. 1932 елда, балаларга җидееллык гомуми белем бирү максаты белəн, Яңа Кенәр авылында крестьян-яшьлəр мəктəбе эшли башлый, мәктәп җидееллыкка әйләнә. Мәктәп бинасында кабинетлар җитешмәү сәбәпле, укуларның крестьян өйләрендә дә алып барылуы мәгълүм. Яшьлəргə белем бирү белəн бергə, аларны авыл хуҗалыгы хезмəтендə катнаштыру бурычы да куела.

    1935 елда Яңа Кенəр авылы Кызыл Юл районы үзəгенə əверелгəч, шул елда мəктəп сигезьеллык итеп үзгəртелə. 1939-1940 уку  елын  Яңа Кенəр мəктəбе яңа бинада башлап җибəрə. Бу агач бинаны салуда мəктəп директоры Лотфулла Гайнуллин зур көч куя.

    Репрессия еллары Яңа Кенәр мәктәбе тарихында да канлы эзен калдыра. Мәктәптә укытучылар коллективы еш үзгәреп тора. Көтмәгәндә немец теле, рус теле укытучылары юкка чыга. Арча районы чыгарган  “Политик репрессия корбаннары”    китабы   мәглүматлары буенча, 1938-1940 еллар арасында  Вәли Алкин, Ногман Исхаков, Гомәр Арсланов репрессия корбаннары булалар.

    Яңа Кенəр мəктəбенə Апаз, Пөшəңгəр, Чембулат, Шашы, Кышлау һ.б. тирə-юньдəге бик күп авыллардан килеп укыйлар. Мəктəп зурая, район үзəгендəге бердәнбер зур мəктəпкə əйлəнə. Шушы елларда мəҗбүри җидееллык укыту  эзлекле рəвештə гамəлгə ашырылып, 1940-1941 елларда гомуми җидееллык укытуга күчү тəмамлана. 1941 елда Яңа Кенәр мәктәбен 52 укучы тәмамлый.

    Имтиханлы сугыш еллары

    Бөек Ватан сугышы башлану илдәге Совет белем бирү системасына үзгәрешләр кертә, алга таба аның үсешенә этәргеч бирә. Ил җитәкчелеге  мәктәпләрне ябу түгел, киресенчә, аларның санын арттыру бурычын куя.  Укытучылар һәм укучылар  көчләреннән килгәнчә илгә ярдәм күрсәтәләр, саклану корылмалары төзиләр, завод-фабрикаларда, колхозларда, госпитальләрдә  эшлиләр. Ничек кенә булса да  укыту процессын өзмәскә тырышалар. Барлык балаларны укуга тарту  мәктәпнең төп бурычы булып тора. Патриотик хис тәрбияләүгә зур  әһәмият бирелә. Табигый фәннәрне укыту практик юнәлеш ала. Хезмәт тәрбиясе тәртип һәм белем сыйфатына  уңай йогынты ясый. Нәкъ шушы елларда биш баллы бәяләү системасы, чыгарылыш сынаулары узу, 10 еллык мәктәпне тәмамлап өлгергәнлек аттестаты алу өчен имтихан тапшыру тәртибе кертелә. Яңа Кенәр мәктәбендә эшләүче 19 хезмәткәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыш вакытында кичке авыл яшьлəре мəктəбе ачыла. Сугышка киткəн əтилəрен, абыйларын алмаштырып, көне буе кырда эшлəгəн үсмерлəр кич белəн мәктәптә белем алалар.

    Сугыш еллары халыкның матди яктан зур кыенлыклар кичергән чоры булганга, педагогларга бу чорда укыту эшләрен  оештыру, алып бару бик авырга туры килә. Алар җәй айларында мәктәп өчен кирәкле утынны урманга барып, кисеп, атлар белән мәктәп янына ташыйлар. Авыл халкын мәгърифәтле итү юнәлешендә дә төп көчне укытучылар башкара. Ул елларда бер генә авыл Советы утырышлары да укытучылардан башка үтми.

    1944 елда барлык укучылар да мәктәпне тәмамлый алмый. 10 сыйныфта укучы егетләрнең күпчелеген көзен армиягә алалар.  Армиягә алынмый калган егетләр башлангыч сыйныфларны укыта. Бу егетләр мәктәпне 1945-1946 елда тәмамлый. Ул елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның мәктәптә белем бирергә  калу очраклары гадәти күренеш була.  

    1944 елда мәктәптә төз ату буенча махсус укулар оештырыла. Әлеге курс алты ай дәвам итә, анда район буенча тупланган утызлап югары сыйныф кызы белем ала. Белем алу төгәлләнгәннән соң бу кызлар сугышка озатыла.

    Сугыштан соң  мәктәпнең матди базасы ныгый,  укучылар саны да күзгә күренеп арта.  Сугыш чорын исән-имин уздырган яшь, киләчәк буынны урта белемле итү кичектергесез бурычка әверелә.

    Яхшы традицияләр, яңа белгечләр чоры

    1946-1947 уку елын ике сменалы уку белән башлап җибәрә. Барлыгы 502 укучы белем ала. Сөрде, Иске Ашыт, Шура, Ташкичү сигезьеллык мәктәпләрен тәмамлаган укучылар да урта белем алырга  Яңа Кенәр мәктәбенә килә. Мәктәпнең район мәгарифен үстерүгә керткән өлеше искиткеч зур:  1945-1984 елларда әлеге урта мəктəпне 3772 кеше тəмамлап чыга.

    60нчы елларда Яңа Кенәр урта мәктәбе бөтен тирә-юньдә киң танылу ала. Аеруча ул укыту сыйфатының бик югары булуы белән дан тота. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның югары уку йортларына керү саны зур була. Алар арасында укытучылар, врачлар, инженер, иҗатчылар һ.б. данлыклы һөнәр ияләре күп. Ул чор укытучылары (С.З.Габдрахманова, Р.У.Халитов, Ф.Н.Бигашева һ.б.) һәр укучының шәхси үсеше өчен тулы җаваплылык тоеп,  ата-аналарча кайгыртучанлык күрсәтеп эшли.

    Мәктәп белән Хөсәен Сабитов, Фоат Газизов, Рәгыйб Халитов җитәкчелек иткән елларда мəктəпнең матди-техник базасы ныгу белəн бергə, аның алга таба үсеш концепциясе формалаша. Бүгенге мәктәпнең  иң яхшы традициялəре əнə шул чорда нигезлəнә.  Шул елларда Яңа Кенəр урта мəктəбе белем һəм тəрбия сыйфаты, эшчəнлек күрсəткечлəре буенча районда гына түгел, ə республика күлəмендə күренекле мəктəплəр сафына керә.

    1960-1970 елларда мәктәп яңа педагогик кадрлар белән тәэмин ителә. Хәбир Габдрахманов, Стелла Габдрахманова, Сөмбелә Нәҗипова, Миләүшә Сибгатуллина, Тәскирә Хәйруллина, Гәүһәр Габдрахманова, Илдар Габдрахманов, Тәскирә Гобәйдуллина, Асия Җиһаншина һ.б. тиз арада районда хезмәтләре белән танылып, мәктәп горурлыгына әверелә.

    1982-1983 елда 320 укучыга исәпләнгән яңа корпус, яңа спорт залы коллектив өчен хезмәт итә башлый. Ату тиры, көрәш залы, укытучылар өчен торак йортлар салына, мәктәп яны тимер рәшәткә белән әйләндерелә, мәктәп ишегалдына бетон плитәләр җәелә. Бу эшләрне мәктәп директоры Рәгыйб Халитов оештыра.

    1980-1990 елларда мəктəп реформасының төп юнəлешлəрендə куелган бурычларны гамəлгə ашыру, укыту-тəрбия процессының сыйфатын тагын да күтəрү, хезмəт һəм əхлак тəрбиясе бирү өстендә күп эш башкарыла. 1985–2000 еллар аралыгында Яңа Кенәр урта мәктәбен 865  укучы тәмамлый. Шуларның 19ы – укудагы уңышлары өчен алтын, 30ы көмеш медаль белән бүләкләнә.

    Мәктәп укыту белән тәрбия бирү эшен бердәм алып бара. Бу өлкәдә пионер, комсомол оешмалары да зур роль уйный.  Мәктәптә өлкән вожатый булып башта Җәүһәр Хәкимҗанова, 10 елдан артык Шәгъвәнә Хәкимова, 1963 елдан 1985 елга кадәр Әлфия Бәдретдинова эшли. Гөлсинә Мостафинаның пионервожатый булып эшләгән еллары (1994-2011) аеруча игътибарга лаек. Бу чорда укучылар район күләмендә узган барлык бәйге, акцияләрдә катнашалар, күбесендә уңышларга ирешеп, җиңү яулыйлар. 

    Иң яхшы мәктәп яңартылган бинада

    2000-2013 еллар арасында Яңа Кенәр мәктәбенә педагогик хезмәткә яшь укытучылар килә 2006-2007 уку елында  ел нәтиҗәләре буенча  районда иң яхшы мәктәп исеменә лаек була.

    2008 елның гыйнвар  аенда иске мәктәп бинасы сүтелеп, аның урынына 240 урынга исәпләнгән янкорма  төзү эше башлана.  2009 елда мәктәп директоры итеп Илдар Фәйзрахманов билгеләнә. Мәктәп 2009 елдан физика-математика  юнәлеше буенча  профильле укытуга күчә.

    2010 елның 2 сентябрендә 240 урынга исәпләнгән яңа мәктәп бинасы үз ишекләрен ача. Мәктәп бинасын төзү-төзекләндерү эшендә ул еллардагы Арча районы хакимият башлыгы Алмас Назировның өлеше чиксез зур була. Нәкъ менә аның тырышлыгы, хезмәте нәтиҗәсендә өр-яңа мәктәп барлыкка килә. Аны ачу тантанасында  дистәләгән кунак-лар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар  белән берлектә  Татарстан Республикасы мәгариф  һәм фән  министры катнаша.   Шушы ук елда мәктәптә кадет классы да ачыла.

    Реклама

    Лицей чоры

    2011 елның 1 сентябрендә мәктәп тарихында тагын бер яңа чор – лицей чоры башланып китә. Илдә барган оптимальләштерү программасы нигезендә, Яңа Кенәр урта мәктәбенә Шурабаш, Иске Ашыт, Сөрде тугызъеллык мәктәпләре кушыла. Укучылар һәм укытучылар коллективы бермә-бер арта. Лицей яңа сулыш белән яши башлый. 2011-2012, 2012-2013 уку елларында  Яңа Кенәр лицеенда 60 педагог 500гә якын укучыга белем һәм тәрбия бирә. 2012 елда уку йортына яңа җитәкче – Зөлфия Хәйруллина килә. Лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасарлары булып Илмира Әхмәтова, Раилә Гарипова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып Сөмбелә Хәнәфиева эшли.  Бу уку еллары эчендә лицейда яңа үрләр яулана, мәктәп тарихы битләренә яңа истәлекләр теркәлә. Олимпиада, бәйге, конференцияләрдә яңа  җиңүләр, сәләтле укучылар сафына яңа шәхесләр өстәлә. 2011-2012 уку елыннан 1 сыйныф укучылары   икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә укуны башлап җибәрә.  

    2001-2013 еллар аралыгында Яңа Кенәр урта мәктәбен 655  укучы тәмамлый. Шуларның 27се – укудагы уңышлары өчен алтын, 27се көмеш медаль белән бүләкләнә. Укучыларның югары уку йортларына керү күрсәткече сизелерлек үсә. Әлеге елларда лицейга килгән кунакларның күп булуы, лицей белән кызыксыну, аны күрү теләгенең зурлыгын күрсәтә. Лицейда татар балалары белән берлектә рус, мари балалары да белем ала. Укучылар бер-берләренең милли гореф-гадәтләрен  хөрмәт итеп, дус  яшиләр.

    2011 елдан башлап, лицейның укыту планына галәмне өйрәнү буенча электив курслар кертелә. Курсларның җитәкчесе – “Ачык җиһан” инициатив төркем җитәкчесе, “Җиһан көтә татарларны” китабының авторы Хәлил Гайнетдинов. Курс алып бару белән беррәттән, ул 5-6 сыйныф укучыларыннан торган җиһангирлар отрядын оештыра. 2013 елда әлеге отряд тарафыннан мәктәп тирәлегендә Валентина Терешкованың галәмгә очуына 50 ел тулу уңаеннан аллея утыртыла, отрядның 3 укучысы  Хәлил Гайнетдинов җитәкчелегендә Мәскәүгә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, беренче  хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова белән очрашуга барып, гаҗәеп тәэсирләр алып кайта.

    2013 ел лицей тарихында яңа эзләр калдыра. Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә, Иске Ашыт һәм Шурабаш башлангыч мәктәпләре төп белем бирү мәктәбенә үзгәртелә һәм укытучылар, укучылар коллективы шул мәктәпләргә кире кайта. Шул ук елдан Яңа Кенәр лицее “Яңа Кенәр урта мәктәбе” статусын кире ала.

    Герой исемен йөртүче уку йорты

    2016 елдан мәктәп директоры булып Әгъзәм Гайфуллин билгеләнә.  Яңа Кенәр мәктәбе коллективы һәр өлкәдә алдынгы урыннарны алып килә, әледән-әле төрле чараларда катнашып, мактаулы исемнәргә лаек була. Биредәге һәр укытучы, һәр хезмәткәр  үз эшенең остасы.

    2018 елда физика укытучысы Таһир Сәмигуллин “Авыл укытучысы” Бөтенроссия конкурсында – 2нче, 2021 елда химия укытучысы Алия Нургалиева 3нче урын ала.  2019 елда Пермь крае Барда районы гимназиясе белән дуслык күпере башланып китә. Декабрь аенда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Барда районы вәкилләре катнашында Р.У.Халитов исемендәге конференция   төбәкара дәрәҗәдә үткәрелә.  2021 елда  мәктәп  “Туган (татар, чуваш, мари, мордва) телдә укытуның иң яхшы практикасы”  республика конкурсында җиңеп чыгып, 500000 сумлык грант иясе була. 

    2021 елның апрель аенда мәктәпкә Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова исеме бирелә, июнь аенда күп санлы кунаклар, педагогик коллектив, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Стелла Габдрахманова катнашында  мәктәпкә элмә такта куела. 

    Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә укучыларга сыйфатлы, төпле белем алу өчен барлык уңайлыклар да тудырылган, мәктәп бай матди-техник базага ия. 26 класс-кабинет заманча интерактив такталар, проекторлар белән җиһазландырылган. 2 компьютер сыйныф бүлмәсе информатика фәнен ныклы үзләштерүгә хезмәт итә. Уку йортында 2 спорт залы бар, алар физик тәрбия фәнен укыту өчен матди яктан 100 процент тәэмин ителгән. Тәрбия эшен оештыру өчен 150 кешегә исәпләнгән актлар залы, музей, бай китапханә мөһим роль уйный.  Мәктәптә укучыларны хезмәткә өйрәтү өчен бөтен шартлары булган технология остаханәләре эшли. Кызлар аш-су әзерләү, тегү осталыгын үзләштерсә, малайлар исә агач, металлны эшкәртү белән шөгыльләнә. Сәламәт шәхес тәрбияләү өчен барлык таләпләргә дә туры килгән лицензияле медицина бүлмәсе дә бар. 140 урынга исәпләнгән, ит-балык, кулинария,  яшелчә эшкәртү цехларын берләштергән ашханә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итә.

    Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә укучы 302 балага укуларында уңышлар, аларга төпле белем һәм тәрбия бирүче 41 мөгаллимгә авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.

    1921-2021 елларда Яңа Кенәр мәктәбе директорлары

    1921-1935 еллар –  Гариф Салихов (Мөхәммәтҗанов)

    1935-1938 – Вәли Алкин

    1939-1940 – Лотфулла Гайнуллин

    1941-1946 – Сабир Усманов

    1946-1948 – Зиннәт Ишмөхәммәтов

    1948-1953 – Усман Бикташев

    1953-1974 –  Хөсәен Сабитов

    1975-1976 – Фоат Газизов

    1976-1984 – Рәгыйб Халитов

    1984-1986 – Равил Шаһиев

    1986-1990 – Шамил Вәлиев

    1990-1993 – Иван Иванов

    1993-1999 – Надия Фатыйхова

    1999-2006 – Тәлгать Әхмәтов

    2006-2009 – Ринат Сәгедиев

    2009-2012 – Илдар Фәйзрахманов

    2012-2016 – Зөлфия Хәйруллина

    2016-2021 еллар – Әгъзәм Гайфуллин 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: