erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер ир-егет ипи эчендә алтын балдак тапкан

Ул табылдыкны хуҗасына тапшырырга тели

Башкортстанның Уфа районында яшәүче Николай Дәүләкән районында яшәүче дусты Владимирга мөрәҗәгать итә, ул кибеттән ипи алып кайтуын үтенә. Аннары Владимир Николай белән очраша. Ул ипине һәм Дәүләкәннән алган башка күчтәнәчләрен дустына биреп җибәрә. 

Кич өенә кайткач, Николай Дәүләкән ипиенең беренче кисәген кисеп алуга ук, алтын балдак таба. Балдак 585нче үрнәкле алтыннан шактый киң итеп эшләнгән була. Башкортстанның Дәүләкән районының «Асылыкүл» газетасы шул хакта хәбәр итә.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Николай кыйммәтле табылдыкны хуҗасына тапшырырга тели. Шуннан соң тиз арада ипине кибеткә сатуга китергән кешеләрне эзләп табалар. Алтын балдак хуҗасы райондагы ипи пешерә торган заводта эшләүче хатын булуы ачыклана. Ул смена башланыр алдыннан балдагын салып куйган. Тик эш барышында балдагын ипи камыры өстенә сыпырып төшергән, диелә бу хәбәрдә. 

 http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/ber-ir-eget-ipi-echend-altyn-baldak-tapkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X