erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада реестр хатасын төзәтү юлларын эзлиләр

Җиреңне ызанлатуга ике тапкыр түләтәләр. Иң аянычы : баштагысы да, хәзергесе дә законлы.

Бүген узган районның эшмәкәрләр һәм фермерлар Советы утырышында шул мәсьәлә каралды. Бактың исә, моннан берничә ел элек ызанлауны эшләгән оешма ясап биргән документ хәзерге таләпләргә җавап бирми икән. Имеш ,ул вакыттагы җир ызанлау технологиясе белән аны төгәл итеп ясап булмаган. Законны да бозмаганнар үзе, әмма җир участогы гына төгәл итеп картага төшерелмәгән. Хәзер инде ул җирдә берәр нәрсә салырга яки сатарга уйласаң - яңадан ясат та, яңадан түлә икән. Моны ничек аңларга? Прокуратурага, судка мөрәҗәгать итүдән дә мәгънә юк. Теге беткән оешма да дөрес эшләгән бит.

Бу хәлдән ничек чыгарга?  Росреестр вәкиле И. Нургалиев мондый очракларда иң беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Әмма мәсьәлә ачык калды.

Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. "Гомумән, соңгы вакытта эшмәкәрләр эшенә  төрле тикшерү оешмаларының кысылуын прокуратура даими күзәтеп бара.Законсыз тикшерүләргә чик куела",-диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Утырышта катнашкан район башлыгы Илшат Нуриев та эшмәкәрләрне мондый катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләргә чакырды. Ул кече һәм урта бизнесны үстерү өчен район хәкимиятенең хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X