Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бер кайтырмын әйләнеп... (дәвамы)

    Безне Саратов өлкәсенең  Татищево шәһәренә җибәрделәр. Менә шунда инде мәхшәр башланды

     

     

    Урман эчендәге пунктка халык килә тора, фронтка китә тора, исәбе-хисабы юк. Ашау начар, палаткаларда торабыз, землянка казыталар. Палаткада салам тутырылган матрастан башка бернәрсә юк. Киенгән килеш йоклыйбыз. Бездә “җанварлар” да күбәйде.

    Салкын көннәр җитте, кар яуды, палаткаларны кар кап-лый. Эчтән тишеп чыгабыз. Бер елга буендагы мунчага алып барганнар иде. Суык мунча, суык су, кереп юынырлык түгел.

    Шулай итеп декабрь башына кадәр газап чиктек. Комиссия торгызып безне һава десанты час-

    тена алдылар. Декабрь ахырында поездга төяп алып киттеләр. Иваново өлкәсенең Киржач дигән станциясендә төшереп, тукучылар бистәсенә урнаштырдылар. Шуннан өйрәнүләр башланды. Парашют төзелешен, аны җыйнау тәртибен өйрәндек. Аэродромга алып барып самолетка утырталар да, парашютлар белән сикерәбез. Беренче сикерүдә бик куркыныч булды. Икенче сикерүдә алай ук түгел, өченчесендә тагын куркытты. Бу юлы парашютларны үзебезгә җыйдырттылар. Дөрес җыймасаң – бетәсең.

    Шулай тыныч кына яшәп ятканда безгә дә чират җитте. 1942 елның август башы. Бөтен частьны стройга тезеп приказ укыдылар. Һава десанты часте бетерелеп, укчы дивизия ясадылар. 10 августта поездга төяп фронтка җибәрделәр. 1941 елның 10 августында өйдән чыгып киткән идем. 10 августта фронтка... Сталинград фронтына барабыз. Сталинградка җитәрәк дошман  самолетлары каршы алды, ярый әле артык зыянлы булмады. Төнлә поезддан төшереп җәяү алып киттеләр. Үзебез белән патрон әрҗәләре, винтовка, башка әйберләр алып барабыз, йөк авыр. Әрҗәләрне ике солдат ике ягыннан тотып күтәреп бара, төн барабыз, көндез уңайлы урында качып ял итәбез. Көндез барырга немец самолетлары ирек бирми. Алар һавада хуҗа булып очып йөри, килеп бомбага тота. Безнекеләр күренми. Шулай 70–80 километр баргач, безгә окоп-лар казып оборонага урнашырга приказ булды. Алда әле немецлар да, безнекеләр дә күренми.

    Барлык күтәреп барган патрон әрҗәләрен бер урынга өйдереп, мине шунда сугыша башлагач алгы сызыкка патрон ташырга дип калдырдылар. Шунда ук рота кухнясы, старшина, санитар солдатлар барыбыз бергә бер озынча окоп казып куйдык. Безнең сак-

    лану линиясе ачык басуда, бер яшеренер урын юк. Немец самолеты разведка ясап безнең саклану линиясен күзәтеп китә. Линия өстендә иркенләп әйләнә, чөнки безнең солдатларда самолетка ату өчен бер корал да юк. Мылтык, автомат белән самолетка атып булмый. Аның өчен зенит батареясы кирәк.

    Шулай берничә көн яткач безне немец артиллериясе бик көчле утка тотты да, тынды. Безнең кухнядан төтен чыгып торганлыктан безнең янда бик күп снарядлар шартлады. Без барыбыз да казып куйган  траншеяга төшеп тулдык. Ул безгә кечкенә булып чыкты, көчкә сыйдык. Шуңа күрә мин үземә төнлә аерым окоп казырга булдым. Яктырганчы үзем кереп йомарланып ятарлык кына түгәрәк чокыр казыдым.

    1942 елның 19 август көне. Безнең армия хезмәте төгәлләнгән көн бу. Иртәдән безнең өскә немецларның исәпсез-хисапсыз танклары бөтен фронтны иңләп килә башладылар. Алгы фронт линиясенә килеп җитүгә окопларга гранаталар ташлап, танклар окоп-ларны “үтүкләп”, ягъни  боргаланып-боргаланып окопларны җимереп, күмдереп, тар-мар китереп бетерделәр. Күп солдатлар шунда гранаталар шартлаудан үлеп, яраланып күмелеп калдылар. Безнең кухня янындагы окопта да граната шартлады. Андагы старшина окоп кырыена чыгып, санитарлар окопта үлгәннәр. Мин үзем казыган чокырда йомарланып ятып, кайчан атып китәрләр икән, дип көтеп ятам.  Мылтык окоп янында ята. Немец танкы мин яткан окоп өстеннән мылтыкны ватып чыгып китте. Ул вакытта минем җаным чыгып бетте, дип торам.

    Габдрахман Сафин

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: