erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер кеше дә битараф калмады

Чөмә-Елга авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Бу безнең районда төзелгән 87 мәчет

Мәчет ачу тантанасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкиле Раил Гомәров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

– Авылда иске мәчет бинасы бар иде.  Берара ул мәктәп тә булып торды. Әмма без аңа кагылмаска уйладык, тарихи объект буларак калдырдык һәм өр-яңа мәчет төзедек, – диде Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин.

Әлеге мәчет авылның иң матур урынында язучы Заһирә Гомәрова урамында урнашкан. Җыйнак кына итеп салынган бик матур бина. Ерактан ук балкып, авылга ямь биреп тора. Быел май аенда казык кагып таш салганнар иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә сафка да бастырдылар.

Мәчетне төзүчеләр бригадасы яллап эшләткәннәр. Авыл халкы да бик күп көч керткән. Төзү эшләрендә дә булышканнар, акчалата да зур ярдәм иткәннәр.

– Аллага шөкер, мәчетле булдык. Авыл халкына, читтә яшәүчеләргә рәхмәтебез чиксез зур. Безнең бит иганәчеләребез юк. Мәчет тулысынча халык акчасына төзелде. Нәсел җебе безнең авылга кагылган бөтен кешегә мөрәҗәгать иттек. Кайберсе мәчет төзеләсен белеп елап җибәрде, берсүзсез ярдәм итәргә ризалык белдерделәр. Бер кеше дә җавапсыз калмады. Олы яшьтә булса да  Фирдия апа Гафиятова зур тырышлык куйды. Әхмәдиевлар гаиләсе бик булышты, – диде шушы авылда гомер иткән Наилә ханым Динмөхәммәтова. – Аерым исемнәрен атарга теләгән кешеләребез дә бар. Район башлыгы Илшат Нуриев теләгебезне берсүзсез хуп-лады. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов баштан ахырга кадәр кайгыртып йөрде. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин зур көч куйды. Республикада зур юбилейлар елында безнең авылда әнә шундый тарихи вакыйга булуына чиксез куанабыз. Дәвамлы эш булсын. Биш вакыт азан әйтелсен. Халык өчен эшләсен иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе, авыл халкына чиксез зур рәхмәт. Бөтен күңелләрен биреп тырышып йөрделәр һәм менә теләкләре тормышка ашты, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Аннан кайбер оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр дә ярдәм кулы сузды.  “АСПК” акционерлык җәмгыяте бик арзан бәядән кирпеч бирде. “Металл” ширкәте ярдәмен күрсәтте. Шәхси эшмәкәр, чәчәкләр үстерүче Наилә Данилова акчалата булышты. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның ярдәме аеруча зур булды.

Чөмә-Елга кечкенә авыл. 32 хуҗалыкта барлыгы 57 кеше яши. Шуларның бер өлеше генә йөрсә дә, мәчет юлына үлән  үсмәячәк. Килгән кунаклар әнә шундый фикер җиткерделәр һәм изге теләкләрен белдерделәр.

– Мәчеттән кеше өзелмәсен, азан тавышы яңгырап авылга нур иңдерсен, – диде Арча район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Шундый матур чарага кеше дә бик күп килгән иде. Читтә яшәгәннәр дә кайткан. Бу көнне өйлә намазын азан әйтеп ишекләрен ачканнан  соң яңа мәчеттә укыдылар. Вәгазьләр тыңладылар.

Соңыннан килгән барлык кешене казанда пешкән пылау белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X