erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер күрүдә гашыйк булганнар

Бәйрәм көннәрендә Арчада яшәүче Ләйсирә һәм Илгизәр Әхмәтовлар алтын туйларын билгеләп үтте.

“Арчада әлегә кадәр кулга-кул тотынып йөргән ике парны гына беләм. Шуларның берсе – Ләйсирә белән Илгизәр”, – диде гаилә дуслары Зәбидә Шакирова. Күз алдына китереп утырдым. Чыннан да, кая гына бармасыннар – алар бергә. Куллары кулда, күзләре күздә.

Ләйсирә һәм Илгизәр Әхмәтовларны мин мәктәп елларыннан ук беләм. Илгизәр Каюмович өченче мәктәптә хәрби хәзерлек дәресләреннән керде. Югары сыйныф кызлары бу төз гәүдәле, үзен чын ир-егетләрчә тотучы, гаҗәеп чибәр укытучыга шунда ук гашыйк булды. Тик аның күзләре чибәр, елмаеп җибәрсә, тирә-юньгә нурлар сибә торган Ләйсирәсеннән башка берәүне дә күрмәде. Шул чакта ук сокланырлык пар иде ул.

Ул вакыттан соң күпме еллар үткән. Арчада яшәсәк тә соңгы вакытта бик сирәк күрешә идек. Игътибар итеп утырдым: еллар үткән саен аларның мәхәббәтләре тагын да ныгыган, балалары, оныклары, оныкчыклары аны тагын да тулыландырган.

Нишләптер, бу пар турында менә шундый матур сүзләр генә язасы килә. Ничек танышканнар, кавышканнар соң алар? “Күрдем дә, бу кыз минеке булырга тиеш”, – дидем. Берничә ай очраштык та, кавышып та куйдык”, – дип бу сорауга сүзен кыска тотты Илгизәр Каюмович.

– Туганнан туган абый тулай торакка барып энесенә диплом эшен тапшырырга кушты. Бүлмәгә килеп керүгә түрдә чалбар үтүкләп торучы шундый чибәр егетне күрдем. Күрдем дә, гашыйк та булдым, – диде Ләйсирә Минһаҗевна. – “Кая яшереп йөрттең бу сеңлеңне? Әйдә, үзебез белән кичәгә алып барабыз”, –диде ул. Мин чыгып йөгердем. Икенче тапкыр туйда очраштык һәм... башка аерылышмадык. 50 ел бергә. Мондый бәхетне мин барлык гаиләләргә теләр идем.

1970 елда таныша алар. Икенче елны комсомол туе гөрли. Шул көннән Ләйсирә ханым иренең тугрылыклы юлдашчысына әверелә. Илгизәре армиягә алынгач, 4 айлык кызы Эльвираны алып шуның янына китә. Аннан гаилә Арчага кайтып төпләнә. Кызлары Алсу, уллары Адель туа.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Илгизәр Каюмович мине мәктәпкә эшкә алды. Әле дә хәтердә, ничәнчедер партсъезд кайчан булды, дип сорады. Каян белим инде мин? Кызарып чыктым, күрәсең. “Сез яхшы укытучы булачаксыз. Чөнки кызара беләсез”, – диде ул миңа, – диде һәм бергә эшләгән елларын искә төшереп район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – Ул принципиаль, тәртип ярата торган, дөрес кеше булды. Аны тәрәзәдән күрүгә урыннан сикереп торып, тәрәзә пәрдәләренә кадәр тигезләп тартып куя идек.

Әйе, беренче карашка, ул кырыс күренә. Әмма чынлыкта, кешелекле, уңай якларны күрә һәм бәяли, тиешле урында комплиментлар ясап, күңелне күтәрә белә торган, шул ук вакытта нечкә күңелле ул Илгизәр Каюмович. Зәбидә Шакированың: “Хатынны мунча ташы иткән дә ир, йөзек кашы иткән дә – ир”, – дигән сүзләре белән килешәм. Ләйсирә ханым – йөзек кашы. Тыныч, мөлаем, сабыр, иренең әйткән сүзләрен йотып бара, чөнки алар икесе дә бер сүздә. Минем бу урында икенче мәкальне дә искә төшереп үтәсем килә. “Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын”. Бу ике сокландыргыч кеше гомер буе бер-берсен тулыландырып, ихтирам итеп яшәгәнгә 50 ел буена мәхәббәтләрен саклап кала белгәннәр.

– Гаиләдә нәрсәдер чишәсе булса, әти-әни нишләр иде, дип уйлыйм, – диде Төркиядә яшәүче һәм махсус юбилейга кайткан кызлары Алсу. – Алар безнең өчен маяк.

Ә балалары әти-әниләре өчен горурлык. Кызлары Эльвира педагогика көллиятендә эшли. Ире Марсель белән 2 бала үстергәннәр. Оныклары үсеп килә. Алсулары ире Акын белән үз бизнесларын алып бара. Уллары Адель “Татинвестгражданпроект” предприятиесендә әйдәп баручы архитектор. Хатыны Алия белән ике ул үстерәләр. Әти-әни өчен менә шул инде иң зур бәхет.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X