erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер малайга ут капкан

Сак булыйк!

 

Редакциягә район янгын часте өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов хат алып килде. Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын часте җитәкчесе Рөстәм Сафин әзерләгән рәсми хат ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Әле яңа гына газетага коры, эссе, җилле көннәрне чүп, коры үлән, учак якмагыз дип язып чыктык, -- дип дулкынланып сөйләде Наил Бәйрәмов. – Ә барыбер дә ярамаган гамәлләрне эшләп торалар. 18 июньдә Арча районы авылларының берсеннән бер гаилә Арча район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Әти—әниләр балаларының кайда, нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп торырга тиеш. Шырпы, ут белән шаярырга ярамаганлыкны кат-кат аңлатырга кирәк”.

Хәл болай була. “Бер төркем яшүсмерләр елга буенда учак ягып, бәрәңге пешерергә уйлыйлар, -- дип яза эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Сафин. – Елга янында коры агач ботаклары җыеп, учак көйрәтеп җибәрәләр. Зыян күрүче 2007 елгы яшүсмер сөйләве буенча, янәшәдә генә чүп тутырылган кап ята. Эчендә ни барын алар белми. Учактагы ялкын янәшәдәге капка күчә. Ә кап эчендә монтаж күбегеннән калган металл баллон була. Әлеге баллон ялкын эсселегеннән шартлый. Нәтиҗәдә ут яшүсмерләрнең берсенең киеменә каба. Киемдәге утны иптәшләре белән бергәләп сүндерәләр. Яшүсмернең куллары, аяклары, гәүдәсе пешә. Өйгә кайткач, малайның әти-әнисе хәлне күреп, тизрәк район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә егет хастаханәдә дәвалана. Диагноз: гәүдә, йөз, аяк, куллар 1-2нче дәрәҗәдә пешкән”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X