erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер суксаң ватылырга торган кирпечтән бизәкләр ясый Фаил

Урта Аты авылыннан Фаил Ахунов кул белән кирпечтән бизәкләр ясап, сәнгать әсәренә тиң мич комплекслары эшли.

Урта Аты авылыннан Фаил Ахунов кул белән кирпечтән бизәкләр ясап, сәнгать әсәренә тиң мич комплекслары эшли.

Ничек инде бер суксаң ватылырга торган кирпечтән бизәкләр ясарга була? Фаил аңлата башлагач, бу алтын куллы егетнең осталыгына сокландык.

Ничек кирпеч эшенә кереп киткән ул? Гадәттә, калайдан, тимердән, агачтан әйберләр ясыйлар. Нәселдән килгән, дисәң... Дөрес, әнисе ягыннан бабасы заманында мичләр чыгарып йөргән. Әтисе Рафил балта остасы булган. Аннан мәктәптә укыганда малай агачны кисеп ясау серләренә төшенгән. Мәктәптән соң агросәнәгать һөнәри көллиятнең Арчадагы филиалында укып ташчы һөнәрен үзләштергән. 8 ел төзелештә эшләгән. Күңеле белән ул һәрчак кирпечтән фигуралар ясауга тартылган. “Сәләтең, теләгең бар, өйрәнеп кара”, – дигәннәр хезмәттәшләре дә.

– Ватсабта “Татарстан ташчылары” дигән төркемгә кергән идем. Шунда Түбән Камадан Айнур дигән кешенең хәбәренә күзем төште. Кирпечтән бизәкләр ясарга өйрәтәм, дигән ул. Киттем. “Сабыр кешеме син?” Беренче соравы шул булды. Аннан теләгең бармы, дип сорады. Әгәр осталыгыңны күрәм икән, Мәскәүдән бер заказ бирәм, диде. Сүзендә торды. Ул биргән заказ буенча Мәскәүдә эшләп, барбекю комплексы ясап кайттым, – диде Фаил. – Башта курыккан идем. Берүзем, өстәвенә Мәскәүгә. Дөрес, үзем белән бер ярдәмче алдым. Бу комплексны ясау биш айга сузылды. Минем гаеп белән түгел. Андагы тәртипләр нәтиҗәсендә. Байлар яши торган ябык урын. Пропуск белән контроль пункт аша гына керәсең. Кичке җидедән соң, ял көннәрендә эшләргә ярамый, тавыш чыгып, яшәүчеләрнең тынычлыгын боза. Тыңламыйсың икән, хуҗага штраф. Кагыйдәләргә буйсынмыйча булмый. Минем өчен бу эш тәҗрибә туплау булды. Акчасына материалллар сатып алдым. Китәр алдыннан Чаллыда яшәүче Рафаэль дигән кеше белән танышып, аннан кирпеч кисү станогы сатып алган идем. Ул бик күп идеяләр дә әйтте, киңәшләр бирде.

Әмма бер станок белән генә булмый шул. Бер бизәк ясау өчен ярты сәгать вакыт китә, ди Фаил. Кисәргә, кырырга, тигезләргә, ышкып матурларга – һәрберсенә аерым станок кирәк. Һәм алар арзан тормый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәнгать әсәре булырдай мич комплексының да бәясе аз түгеллеген күз алдына китерергә була. Күпме материал кирәк, барысы да кул белән башкарыла... Безнең якларда ясатырга теләүчеләр табылырмы икән? Фаилгә шул сорауны бирдек.

– Хәзерге вакытта шундый барбекю комплексына бер заказ бар. Сөйләшүләр алып барабыз. Казаннан тагын ике кеше шалтыратты. Ә гади комплексларга (ягъни, бизәксез) заказлар күп. Андыйларны атна-ун көн эчендә эшлибез, – диде ул.

– Хәзер Айнур кебек үзегез дә теләге булганнарны өйрәтер идегезме?

– Аның өчен зур тәҗрибә тупларга кирәк. Гади мич өеп кенә кую түгел ул. Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә саклау сорала, – диде Фаил Ахунов. – Киңәшләр бирергә була. Эшемне бик теләп, яратып башкарам, бу эшкә алынырга теләүчеләргә дә беренче киңәшем  – сәләт, теләк, сабырлык кирәк. Осталык тәҗрибә белән килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X