erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер сүзне ике тапкыр кабатламады. Гөлназ кыз бала булгач, аңа икенче төрлерәк карады. Әмма миңа армиядәге кебек булды

Арчада Якташыбыз, театр артисты, режиссер, драматург, җәмәгать эшлеклесе Илдар Хаҗиевны искә алдылар

 “Казан арты” тарих-этнография музеенда үткән “Сәнгатькә юл ярганда” дигән очрашу аның 75 яше тулу уңаеннан үткәрелде. Илдар Хаҗиның улы Алмаз, кызы Гөлназ, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Булат Сәлахов та кайткан иде.

Илдар Хаҗиев Саба районының Керәнле авылында тимер юлчы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Мөбәрак ага төп эшеннән тыш итек басу, умартачылык кебек эшләр белән шөгыльләнә. Илдарга 4 яшь чагында алар Курса Разъездына күчеп киләләр. Малай башлангыч белемне шунда ала. Аннан 4 ел Курса Почмак сигезьеллык мәктәбендә укый. Балачактан ук җырларга ярата Илдар. Кемнәдер берәр җыр ишеттеме, шундук отып ала һәм сәгатьләр буе аны авыз эчендә көйләп йөри торган була.

Егет театр училищесына укырга керергә тели. Тик ул барган елны төркем җыймыйлар. Аннан әтисе сүзе белән тимер юлчы һөнәрен үзләштерергә була. Күңеле белән барыбер сәхнәгә тартыла.

– Бервакыт ул “Кошлар кебек” җырын радиодан башкара. Әтисе аны шунда ишетә. Сәнгатькә кереп китүен бик үк өнәмәсә дә, каршы сүз әйтми. Армиядән да авылына шушы җырны башкарып кайтып керә ул, – дип сөйләде “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов.  

Тора-бара Илдар Хаҗиев тулысынча сәнгать дөньясына кереп китә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрларында, Минзәлә татар дәүләт театрында эшли, татар цирк коллективын оештыруда катнаша. Егермедән артык төрле характердагы, берсеннән-берсе катлаулы образлар иҗат итә. Ул һәр образга үз ачкычын таба, аларның һәрберсен йөрәге аша уздырып, нәкъ тормыштагыча гәүдәләндерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин үзем Алан авылыннан. Әти-әнием Югары Курсаныкы. Илдар абый минем абыем белән Юдинода бергә һөнәр училищесында белем алдылар, – диде Булат Сәлахов. –  Ә безне театр таныштырды, дуслаштырды. Режиссер, педагог, көчле психолог та ул. Безне кеше белән аралашырга өйрәтте.

– Мине “Энергетиклар” мәдәният сараена халык театрына алды ул. “Безгә яшьләр бик кирәк”, – диде. Кайларга гына алып бармады. Эшне оештыра белә иде. Безнең өчен икенче әти кебек булды, – дип кушылды хатыны Фәнүсә Сәлахова. – Без аннан куркып тора идек. Ул тәлапчән дә, усал да булды. Соңга калып килергә ярамады. Эштән соң күзгә аккара күренмичә шунда чаба идек.

– Өйдә дә бик таләпчән иде ул, – дип өстәде улы Алмаз. – Бер сүзне ике тапкыр кабатламады. Гөлназ кыз бала булгач, аңа икенче төрлерәк карады. Әмма миңа армиядәге кебек булды. Тырыш булырга, башлаган эшне ахырына җиткерергә өйрәтте.

Ул көнне Илдар Хаҗиев турында бик күп мактау сүзләре яңгырады. Курса Разъезды, Курса Почмак мәктәпләре укучылары аның шигырьләрен сөйләде. “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Истә калырлык матур кичә булды ул. Чын күңелдән сөйләшү.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X