erid:2VtzquqpS7d
Бер тәүлек эчендә тагын 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Арча яңалыклары

Бер тәүлек эчендә тагын 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада 103 815 кеше коронавирустан вакцина ясатты.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 47 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 17 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана

Инфекция йоктыручыларның күбесе 50-60 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда – 22, Чаллыда – 7, Лаеш, Әлмәт, Менделеевск районнарында – өчәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 733 очрагы ачыкланган, 15 354 кеше терелгән.

Республикада 103 815 кеше вакцинация узды. 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/15-03-2021/tatarstanda-ber-t-lek-echend-tagyn-47-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan


Арча хәбәрләре

Нет комментариев