erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 50 кеше терелгән

Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән 3265 кеше дәваланып терелгән.

Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясеннән 50 кеше терелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Тәүлек эчендә вазгыять үзгәрмәде, ул тотрыклы. Татарстанда коронавирус ачыкланганнан алып, барлыгы 3265 кеше терелде. Без бер тәүлек эчендә сәламәтләнүнең 50 очрагын билгеләп үтәбез», — дип сөйләде спикер.

Хәзерге вакытта 1151 кеше дәвалана, дип өстәде Владимир Жаворонков. Ул искәрткәнчә, бүгенге көнгә коронавирустан 15 кеше үлгән.

«Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада өчәр үлем очрагы теркәлгән. Сәламәтлек саклау системасы тотрыклы эшли. Медицина хезмәткәрләре шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән», — диде сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 41 очрагы теркәлгән.

 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/27-06-2020/ber-t-lekt-tatarstanda-covid-19-infektsiyasenn-n-50-keshe-terelg-n-5752577

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X