Реклама
Былтыр кысканга, быел кычкырырга булган.
9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев гимназия укытучысы белән низаг булуы турында сөйләгән Казанда 11 майда 175 нче гимназиягә һөҗүм иткән егеттән сорау алулар дәвам итә. Аларның берсендә егет уку вакытында аның бу мәктәп укытучысы белән низаг булуы турында сөйләгән. Илназ сөйләгәнчә, әлеге укытучы аны 7-9 сыйныфларда укыткан. Янәсе, ул аны даими рәвештә кимсетеп торган, аңгыра дип атаган һәм аның унынчы класска күчә алмавын белдергән. Шул ук вакытта атучы үзен рәнҗеткән укытучының исемен һәм фамилиясен искә төшерә алмаган, дип яза «Комсомольская Правды-Казань» хокук саклау органнарындагы чыганакларга сылтама белән. Тикшерүчеләр тоткарланучының күрсәтмәләрен тикшерергә ниятли. Сорау алуларга мәктәп укытучылары чакырылачак, алар элеккеге вәзгыять турында сөйләү соралачак.
ФОТО: Реальное время
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33122
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз