Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Велосипедчыны машина бәрдергән

    Зинһар, сак булсыннар

    Соңгы биш айда гына велосипедчылар катнашында 41 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда бер кеше үлгән, 40 кеше тән җәрәхәте алган. 25 очракта авариядә велосипедтагылар үзләре гаепле.  Велосипедта утырып чыккан балалар катнашында аварияләр булуы аеруча борчый. 19 очрак теркәлсә, шуларда 19 бала зыян күрә. 

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларга ул хакта кат-кат исләренә төшерергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булсыннар,велосипедтан төшеп тиешле урында гына юл аркылып чыксыннар.

    Реклама

    Хәзер җәйге каникуллар. Балалар урамда. Һәм бик күбесе велосипедта. Зинһар, сак булсыннар. Алар тормышы ата-аналар кулында.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: