Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бераз уйланырга мәҗбүр итте

    Арчада узган атнада этнографик диктант яздылар.

    Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп уздырылган “Зур этнографик диктант-2019” халыкара акциясенә кушылып, Арчада узган атнада этнографик диктант яздылар.

    Ул Россиянең 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә үтте. Ә “Зур этнографик диктант”ның оештыручылары – Удмурт Республикасы Милли политика министрлыгы һәм милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы. Бездә ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә инде дүртенче елын үтә. “Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә,” –  ди оештыручылар.

    “Зур этнографик диктант” тест формасында бирелә. Ул 30 сораудан тора. Шуларның 20се бөтен кеше өчен бертөрле, ә унысы үзебезнең төбәккә кагылышлы. Шул сорауларга җавапны 45 минут эчендә табарга кирәк. Бәя баллап исәпләнә. Гадәттәгечә, иң югары балл – 100. Диктантны, нинди яшьтә булуына карамастан, рус телен белгән һәр кеше яза ала.

    Арчада “Казан арты” тарих-этнография музеенда үткән “Зур этнографик диктант”та быел барлыгы 73 кеше катнашты. Араларында укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучылар бар иде. Узган елгыдан аермалы буларак, быел мәктәп укучылары беренче тапкыр катнашты. Алар да Арчаның бишенче гимназиясеннән. Тарих укытучысы Илнур Җәләев һәм укыту эшләре буенча  директор урынбасары Максим Ильясов җитәкчелегендә 10-11 сыйныфтан биш укучы килгән иде.

    – Сораулар җиңел түгел. Узган елгыдан авыррак та, дип әйтер идем. Халык санын алу, мәдәният, халыкара мөнәсәбәтләр темаларына кагылышлы сораулар бар иде. Мин үзем информатика укытучысы. Башка фәннәр белән бәйлеләрендә озаграк тукталырга туры килде. Шулай да укучылар яза алды, – диде Максим Ильясов.

    Арча үзәк китапханәсе китапханәчесе Рәмзия Фәттахова янында да тукталдым, уйларыннан бүлгәнем өчен гафу үтенеп, аның да фикерләре белән уртаклашуын үтендем.

    – Төрле авырлыктагы сораулар бар. Логик сорауларга баш миен эшләтергә кирәк, икенчеләре белем сорый. Милләтләр буенча сорау бераз уйланырга мәҗбүр итте. Менә бер сорауга килеп төртелдем дә баш ватып утырам әле. – диде ул. – Шулай да эшләмәслек әйбер юк.

    Сорауларга бер кат күз төшереп алырга уйладым. Чыннан да төрлеләре бар. Җавап язу өчен һәр фәнне бераз гына булса да белү кирәк. Җавапны белсәң дә, ул сиңа кирәк чагында гына искә төшми бит. Әмма зур этнографик диктант язучы кайберәүләрнең билгеләнгән вакытны да тутырмыйча эшләрен тапшырулары аларның югалып калмауларын гына түгел, белемнәренең дә тирән булуларын күрсәтә.

    Әлегә ничек язганнары турында әйтергә кыен. Чөнки нәтиҗәсе соңрак билгеле була. Узган ел иң югары балл җыючылар да табылган. Быел да шундый күрсәткечләр көтәбез.

    Гөлсинә Зәкиева

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: