erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәм булуыбыз кирәк

Ташкичү авылыннан бер төркем абыстайлар мобилизацияләнеп киткән егетләребез исән-сау кайтсыннар, дип Коръән чыга.

Шул хакта ишетеп, мәгълүмат алу максатыннан Ташкичүдә яшәүче Мәсхүдә Нәҗипова белән элемтәгә чыктым. Ул моның дөреслеген раслады һәм бу эшне Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова оештыруы турында әйтте. Аннан инде турыдан-туры Гөлфия ханымның үзе белән аралаштык.

Мобилизацияләнеп киткән егетләребезгә ярдәм оештыруда хәзер бөтен халык катнаша, дисәк тә була. Әмма Коръән чыгу турында беренче ишетәбез. Моны сез башлап җибәргәнсез икән.

– Юк, без башлап җибәрдек дию бик үк дөрес булмас. Башкортлар беренче булды. “Мөхәммәдия” төркемнәрендә бер-беребез белән аралашып торабыз. Шунда ишеттек һәм үзебездә дә оештырырга кирәк, дигән фикергә килдек. Безнең җирлектән, Мәмсә авылыннан Фирдүс Хәйруллин исемле егет мобилизацияләнеп китте. Ул һәм башка егетләр дә исән-сау йөрсеннәр, дип шул изге эшкә алынырга булдык. Чөнки аларның һәрберсе әти-әниләренең кадерлеләре бит. Иң беренче Иске Ашыттан Рәдифә Фәйзуллина өлкәннәрне җыеп, вәгазьләр сөйләп барысын аңлатты. Аннан Ташкичүдә абыстайлар белән фикерләштек. 15 кеше җыелдык.

– Коръәнне ничек укыйсыз, бүлепме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе. Шул 15 кешегә бүлдек. Монысы Коръәнне бүлеп уку була. Мәсхүдә апа һәрберсен контрольдә тота. Ике атнага бер мәчеткә яисә клубка җыелып багышлыйбыз. Ә Коръән-хәтем бер кешегә озаккарак бара. Аны һәр көн бер хәрефен, бер сүзен калдырмыйча укырга кирәк. Көн саен утызар бит. Бер кереп китсәң, ияләнәсең ул. Бер айга сузыла. Аннан бергәләп багышлыйбыз.

Аннан мәмсәләр үзләре аерылып чыгып укый башлады. Мәчеттә. 8-9 кеше. Миләүшә Мостафина алып кереп китте.

– Фирдүс үзе бу хакта беләме?

– Әйе. Үзе белән сөйләшеп тә алдык. “Безнең өчен дога кылыгыз. Безгә хәзер шул кирәк. Сезнең догаларыгыз белән исән-сау торабыз”, – диде. Балаларын исемнәре белән әйтеп дога кылуны сораучылар да бар. Аларны да истә тотабыз. Махсус хәрби операция беткәнче укырга кирәк, дигән карарга килдек. Риядан була күрмәсен, кешегә күрсәтү өчен түгел, чын күңелдән егетләребезгә исәнлек теләп укуыбыз. Аллаһы Тәгалә ниятебезне белеп тора. Аңа якынаю, берләшү бу. Хәзер безнең бердәм булуыбыз бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X