erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында 11 яшьлек малайны табиблар үлем тырнагыннан тартып алган

Җәйге ял вакытында суда иминлек кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим.

21 июль көнне Арча районында (Яңа Кенәрдә)  бәхетсезлек очрагы була: кичке сәгать бишләр тирәсендә 11 яшьлек малай су астына китә.

Ашыгыч ярдәм килгәнче үк участок хастаханәсе хезмәткәрләре, вакытны әрәм итмичә, йөрәк-үпкә реанимациясен башлап җибәрә. Алар ясалма сулыш алдыра, йөрәккә массаж ясый һәм адреналин кертә.

Сәгать 17:40та вакыйга урынына анестезиолог-реаниматолог Линар Рәхмәтуллин, фельдшер Рәмзия Шакирҗанова һәм йөртүче Ленар Сабирҗановтан торган ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җитә. Тагын 15 минут дәвам иткән реанимациядән соң  баланың йөрәге яңадан тибә башлый.

Аннары малайны Арча үзәк район хастаханәсенә озаталар, соңрак Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы, дәвалануын дәвам итә.

Бу очракта авыл медицина хезмәткәрләренең дә, ашыгыч ярдәм бригадасының да профессиональ һәм бердәм эшләве баланың гомерен саклап калырга мөмкинлек биргән.

Табиблар янәдән искәртә: җәйге ял вакытында суда иминлек кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим. Су коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны гына сайлагыз һәм балаларны сулыклар янында беркайчан да караучысыз калдырмагыз.

Мәгълумат һәм фото Арча үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре