erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәмлектә без көчле

3,4,5,6 ноябрь кичләрендә Апаз авыл җирлегенә кергән Мирҗәм, Хәсәншәех, Апаз, Пөшәңгәр авыл мәдәният йортларында халыкка ял концертлары куелды.

Җирлектә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан республикасының конституциясе көннәренә багышланган “Бердәмлектә без көчле” дигән исем астында ял концертлары халык күңеленә үтеп керде. Мәгънәле җырлар, дәртле биюләр, гармун моңнары, нәфис сүз белән үрелгән, шулай ук мобилизация темасын да үз эченә алган әлеге эчтәлекле концертларны тамашачы бик яратып кабул итте. Концерт барышында җирлегебез, халкыбыз бердәмлеге турында сөйләнде һәм видеороликлар күрсәтелде. Мобилизацияләнгән егетләребезгә багышланган роликларда тамашачыларыбызның күзләре яшьләнде, яшьләребез башкаруындагы төрле халыкларның милли биюләрен тын да алмый карадылар, ә мәдәният хезмәткәрләренең күмәк биюләрендә һәркемнең кулы телефонга үрелде – сокланып фотога, видеога төшерергә ашыктылар. Җырчыларыбыз репертуарларындагы җырлары белән халыкны үзләренә каратты. Тамашачылар барлык артистларыбызны алкышларга күмде, һәр авылда эчкерсез зурлап рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге концерт авылларыбыз халкын ихластан ял иттергән булса, аларның яратып каравына катнашучылар да ихластан сөенделәр.

Илүзә Шәвәлиева,

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X