erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәм коллектив - уңышлы коллектив

Узган атнада Россиядә хәрби комиссариат хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ул көнне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантанага җыелдылар. Аларны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.

– Армия бездән башлана. Солдатын да, офицерын да, контракт буенча китүчеләрне дә без җибәрәбез, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Коллективта 19 кеше. Һәрберсе үз эшен яхшы белә, намус белән башкара. Хәрби хезмәткә чакыру буенча республикада беренче-икенче урыннан төшкәнебез юк. Бу бердәм коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Алмаз Борһанов үзе җитәкчелек иткән коллективка шундый югары бәя бирә. Әмма монда җитәкченең дә өлеше бик зур. Ул үзе яңадан-яңа идеяләр белән янып яши, аларны тормышка ашыруда коллективына таяна. Чөнки белә – шушы 19 кеше бер бөтен булып эшли һәм яши.

– Хәрби частьлардан алынган мәгълүматлар буенча, безнең егетләр солдат хезмәтенә тулы әзерлек белән киләләр. Ул шулай булырга да тиеш. Без ДОСААФ оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләре белән тыгыз элемтәдә торып эш алып барабыз. Әзер солдатлар озатабыз, – диде хәрби комиссар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат хастаханә, мөхтәсибәт белән дә тыгыз элемтәдә тора. Армиягә озату кичәләрендә район хакимиятеннән җитәкчеләр катнашуы, мөхтәсибнең хәер-фатихасы үзе зур мәгънәгә ия.

– Хәрби комиссар безгә дә тынычлык бирми. Идеяләре белән мөрәҗәгать итә, егетләрне озату кичәләренә чакыра, телекүперләр оештыра. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча да зур эш алып бара, моңа отставкадагы офицерларны да тарта, – диде Илшат Нуриев. – Хезмәтегез зур. Бер булып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була. Армия сафларында хезмәт итүче егетләребез йөзгә кызыллык китерми, район данын намусы кушканча яклый икән, бу, беренче чиратта, сезнең тырышлык, сезнең хезмәт. Рәхмәт шушы бердәм коллективка.

Бу көнне аеруча мактауга лаек кулга-кул тотынып эшләгән            хезмәткәрләргә – Фәнил Сафиуллинга капитан званиесе, Арча үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Лилия Фәйзрахмановага, Иске Чүриле авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу буенча хезмәткәре Лилия Сәгъдиевага, Яңа Кенәр авыл җирлегендә шушы хезмәтне башкаручы Фәридә Нигамәтҗановага, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы баш механигы Фәннур Гарифуллинга Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодинның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район башлыгы Илшат Нуриевның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатына хәрби комиссариатта озак еллардан бирле эшләгән хезмәткәрләр лаек булды. Араларыннан Эльмира Тимергалиева 1988, Илмира Шәкүрова 1993  елдан бирле шушы коллективта хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X