“Беребез өчен беребез кирәк”
Арчада яшәүче Вера Андреевна һәм Виктор Иванович Носовлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Бу көнне аларны район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, “Үзәк” торак җәмәгатьчелеге үзидарәсе җитәкчесе Радислав Прахов котлады. Юбилярларга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ирле-хатынлы Носовлар белән без соңрак өйләрендә очраштык. Якын туганнарыдай ачык йөз белән каршы алдылар. Бергәләп гаилә альбомнарын карадык, яшьлекләрен искә төшерделәр, истәлекле мизгелләре белән бик теләп уртаклаштылар.
Виктор Иванович озак еллар Арча хәрби комиссариатында бүлекчә җитәкчесе булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Эш дәверендә аның белән сирәк булса да аралашырга туры килде. Ә Вера Андреевнаны белмәгән кеше сирәктер. 40 елдан артык чәчтараш булып эшләде ул. Башта көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында, аннан “Тайд-Фойл”да. Көн дә диярлек эшкә барган-кайтканда очрашып, елмаеп исәпләшеп китә идек. Аралашкан булмады. Ничектер, рәхәт, җайлы кеше булып чыкты ул. Вакыт үткәне сизелми дә калды. Дөресрәге, Вера Андреевна сөйләде, Виктор Иванович кырыйда гына елмаеп тыңлап торды, ара-тирә генә сүзгә кушылды.
Язмыш йөртә кешене, дибез бит. Дөрес тә ул. Ерак җирләрдән Арчага килеп урнашырбыз да, шунда төпләнеп калырбыз, дип башларына да килмәгәндер. Ул чакта Арчаның нинди җир икәнен белделәр микән әле.
Икесе дә Тамбов өлкәсенең Подгорное дигән авылыннан. Заманында зур авыл булган, хәзер бөтенләй юкка чыккан. Икесе бер урамда, бер-берсеннән 250 метр ераклыкта урнашкан йортларда яшәгән. Әмма бер-берсен белмәгәннәр. Язмыш аларны Тамбов шәһәрендә очраштырган.
– 1966 елда Виктор Тамбовта мотоукчы дивизиясендә хезмәт итте. Мин тәрбияче булырга укый идем. Ел ахырында бию кичәсендә очрашып таныштык та, икенче елны май аенда өйләнешеп тә куйдык. Кызыбыз Наталья туды. Аннан Викторны Германиягә хезмәт итәргә җибәрделәр. Офицер хатыны буларак, без дә аннан калмадык. Башта Люббен шәһәрендә элемтә батальонында хезмәт итте, аннан Лейпцигка күчерделәр, – диде Вера Андреевна.
Биш елдан соң Виктор Носовны Куйбышевка кайтаралар, аннан Казанга җибәрәләр. Шәһәрдә эш урыны булмау сәбәпле, Арчага китәргә мәҗбүр булалар. 1977 елның ахырында ул Арча хәрби комиссариатында эшли башлый. 45 ел Арчада яшәү дәверендә бу якны тәмам үз итәргә өлгергәннәр.
– Дөрес, кыенлыклар булды. Хәрби шәһәрчектә бөтенебез бер гаилә булып яшәргә күнеккән идек без. Чын солдат тормышы иде анда. Тормышта ирләребезнең хатыннары гына түгел, дуслары да булдык. Барыбыз да бер төрле танкчы хатыннары. Темалар бер, ирләребезне каршы алабыз, озатабыз, кирәк чакта бер-беребезгә ярдәм итәбез, – диде Вера Носова. – Ә монда икенче мохит, табиблар, агрономнар гаиләләре белән аралашасың, алар белән уртак тел табарга тырышасың. Татар телен өйрәнергә тырышып карадым, тик булдыра алмадым. Алма сүзе, мәсәлән, яблоко да, не бери, дигәнне дә аңлата. Немец теле дә җиңелрәк иде. Аңлый алмадым, шулай да эш дәверендә үземә кирәкле кайбер сүзләрне отып калдым.
Арчада чын дуслар да табалар Носовлар. Тыныч кына үз көйләренә яшәп китәләр. 45 ел аз гомер түгел, ике кызлары үсеп гаилә кора. Ике оныклары, өч оныкчыклары бар. Арчада яшәүче оныклары Станиславның кызы Сафинаны үлеп яраталар.
– Шалтырата. Хәлләрне белә. Олыларча киңәшләрен биргән була. Еш безгә килә. Бик яратабыз, – ди Вера Носова. – Гомумән, тормыш дәверендә гаилә алып бару, балалар минем өстә булды. Ярты көн эшләп, ярты көн ял итәм. Вакыт бар. Ә Виктор көне буе эштә. Хәзер генә безнең көндәлек маршрут – урам, кибет, даруханә. Иң мөһиме – сәламәтлек. Күп чыгым китсә дә, үзең өчен.
– Гаиләдә кем баш соң? – дип сорыйм.
– Вера, – дип Виктор Иванович хатынына күрсәтә.
– Виктор яхшы күңелле кеше. Бөтенесе турында кайгырта, барысына да ярдәм итәргә тырыша, – дип кушылып китте Вера Андреевна. – Ә мин бераз кырысрак. Тиз кабынып китәм, әмма шунда ук анализ ясап, гаепле икәнемне аңлап, гафу үтенәм. Бөтен нәрсәне уртага салып, киңәшләшеп, уртак фикергә килеп хәл итәбез.
– Сүзгә килгәнне белмим, – диде Виктор Иванович. – Әйткәләшергә яратмыйм. Я дәшми калам, я урамга чыгып китәм.
Әнә шулай бер-берсен аңлап, матур гына гомер итәләр Носовлар. “Пандемия башлангач, безне түләүле ялга җибәрделәр. Аннан соң эшкә чыгасым килмәде, – диде Вера Андреевна. – Без бүген беребез өчен беребез кирәк һәм кадерле”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев