Беренче чемпионнар
Котлыйбыз!
Казанда “Тулпар”спорт комплексында, махсус һөнәри уку йортлары арасында, тег-регби буенча 2 нче тур ярышлар узды. Арча педагогика көллияте тарихында беренче тапкыр кызлар командасы, барлык көндәшләрен дә җиңеп, I нче урынны яуладылар.
Көллият данын менә кемнәр яклады:
- Ялялутдинова Тәнзилә
- Файзуллина Альбина
- Иксанова Диана
- Хәкимова Ландыш
- Зайнуллина Алия
- Сабирова Зилә
- Клевцова Рената
- Иванова Ксения
- Хәйруллина Таңсылу
- Гайфетдинова Диана
Ялялутдинова Тәнзилә Татарстан Республикасының иң яхшы уенчысы булып танылды. Кызларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
Команданы тренер Сәгыйтов Зиннур Вазыйхович әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев