erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренче ашлык килде!

Быел игеннәрне урып-җыю гадәттәгедән бераз соңрак башланыр дип фаразласалар да, башка еллардагыдан әлләни зур аерма күренми.

“Игенче”, “Кырлай”, “Венета” ширкәтләре шепкән мәйданнарын суктырып алдылар инде. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә кындыракны суктырып орлык әзерләп куйдылар.

Узган җомгада “Казанка” хуҗалыгында арыш суктыра башладылар. Фаил Хәлиуллин (баш инженер, ел да комбайнга утыра), Марсель Камалов, Илшат Хәйруллин, Әхмәт Әхмәдиев комбайннарын күптән әзерләп, бу көнне түземсезлек белән көтәләр иде инде. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов, “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров комбайннар бераз китүгә, аларны туктатып, ашлыкның дымлылыгын тикшерделәр. Аларның икесендә дә дымлылыкны тикшерә торган махсус приборлар бар. Приборлар 30 проценттан артык күрсәтә. “Дүшәмбегә кадәр сабыр итик, дымлылык көн саен 2 процент чамасы кими бара”, – дип киңәштеләр.

“Казанка” басуларында мул уңыш көтелә, арыш аеруча уңган, хәер, ел да шулай ул биредә. Быел көз чәчеләчәк пар җирләрен күптән әзерләп  куйдылар инде. Арышның саламы да метр ярым бар, 70шәр бөртекле башакларны күтәреп торырга да кирәк бит. Салам дигәннән, ширкәт узган елгы саламны да күп сатты, күрше районнар әле дә ташыйлар, ди.

3 августта элеваторга беренче ашлыкны да “Казанка” хуҗалыгы китерде. Тантаналы рәвештә каршы алдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  җитәкчесе Ленар Абдуллин, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт тә бар иде.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы элеватор коллективы хезмәтен югары бәяләп, Рәхмәт хаты белән бүләкләгән иде. Аны Ленар Абдуллин директор Ләйсән Әһлиуллинага тапшырды.

Элеватор җитәкчелегенең дә беренче ашлык китергән  шоферга бүләге бар – аңа быел “Казанка” хуҗалыгыннан Рамил Мусин лаек булды.

Арышның дымлылыгы 21 процент чамасы. “Без теләсә нинди дымлылыктагы ашлыкны кабул итәбез”, – ди директор. Бәяләр узган елгыдан күпкә  түбән – арыш – 8, бодай 9 сум.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элеваторга Лаеш, Әтнә, Әгерҗе районнарыннан ашлык килә башлады.

Безнең районда да урып-җыюга керешкән хуҗалыклар көннән-көн арта. “Яңарыш” хуҗалыгында 3 августта арыш сугарга керештеләр. Кайбер хуҗалыклар арышны теземнәргә сала. “Заря” ширкәтендә, “Сафия” фермер хуҗалыгында көзге бодай сугалар.

Бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Район буенча бер терлеккә уртача 22,8 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Тукай” ширкәтендә – 32,9, “Казанка”, “Ватан” ширкәтләрендә 27 центнердан артык. “Кишет”тә – 1,6 центнер.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре басуларда вак күбәләк личинкалары (луговой мотелек) күбәюен хәбәр итә. Алар көнбагыш, кукуруз, күпьеллык үләннәргә, яшелчәләргә зыян салырга мөмкин. “Алабута белән эт эчәгесен аеруча яраталар, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Аларны ашап бетергәч башка культураларга күчәләр”. Личинкалар чүпле басуларда күп. Күпьеллык үлән басуларын хәзер препарат белән эшкәртергә ярамый, иң яхшысы – урып алу.

Басуларны эшкәртергә керешкәнче агрономнар умартачыларга хәбәр бирергә тиеш. Аңлашып, таләпләрне үтәп эшләгәндә ике як та зыян күрмәс.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X