erid:2VtzquqpS7d
Сайлауга беренче булып килүчегә бүләк
Арча яңалыклары

Сайлауга беренче булып килүчегә бүләк

Илдә тынычлык булсын.

Арча спорткомплексында урнашкан 943нче сайлау участогы нәкъ 8 тулуга ишекләрен ачты. Керүгә сайлаучыларның температурасын үлчиләр, аңа битлек, пирчәткә бирәләр һәм кулларын антисептик белән эшкәртәләр. Комиссия әгъзалары саклану чарасы буларак махсус халатлар кигәннәр. 

- 11-12 сентябрьдә безнең участокта сайлаучыларның 70 процентка якыны килде инде. Аеруча җомга көнне кеше күп булды. Ял көннәренә калдырасылары килмәде, күрәсең, - диде комиссия рәисе Венера Таджибаева.

Беренче булып сайларга Наил Галиәхмәтов килде. Ул "Водоканал-Сервис" ширкәтендә механик булып   эшли. Беренче сайлаучы буларак, аңа истәлек бүләге тапшырылды.

- Тормышларыбыз матур, зарланыр урыныбыз юк. Киләчәктә дә стабильлек һәм иң мөһиме тынычлык булсын, - диде Наил Нәкыйпович.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев