http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр

Беренче дәрескә озату өчен эштән сорап китә алмаган ата-аналарга бирергә тәкъдим ителә.

Өстәмә түләүле ял көнен баланы беренче дәрескә озату өчен эштән сорап китә алмаган ата-аналарга бирергә тәкъдим ителә. Прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс вице-премьер Татьяна Голиковага беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә өстәмә түләүле ял алу хокукы бирергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Институт илнең 75 регионыннан 1,6 мең ата-ана арасында сораштыру уздырган, аның нигезендә, катнашучыларның 56 проценты баланы беренче дәрескә озатырга ниятли. Сораштырылучыларның 83 процентына үз хисабына отгул яки отпуск алырга туры киләчәк. 1 сентябрьдә эш көнен билгеләнгән графиктан берничә сәгатькә соңрак башлау өчен эш бирүче белән тагын 25 процент ата-ана килешергә өметләнә. Ата-аналарның 37 проценты аларны эштән җибәрмәячәкләр дип белдерә. «Алда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә, Белем көнен бәйрәм итү традициясен саклап калу, шулай ук беренче тапкыр мәктәпкә баручы балаларның яңа уку мохитенә тиз арада җайлашу максатыннан, беренче сыйныфка баручы балаларның ата-аналары өчен өстәмә түләүле ял көне бирү турындагы норманы хезмәт законнарына кертү мөмкинлеген карауны сорыйбыз», — диелә Анна Маркс мөрәҗәгатендә. 

Фото: Владимир Васильев 

Реклама
2VtzqxaTAbC

Өстәмә түләүле ял көнен баланы беренче дәрескә озату өчен эштән сорап китә алмаган ата-аналарга бирергә тәкъдим ителә. Прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс вице-премьер Татьяна Голиковага беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә өстәмә түләүле ял алу хокукы бирергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Институт илнең 75 регионыннан 1,6 мең ата-ана арасында сораштыру уздырган, аның нигезендә, катнашучыларның 56 проценты баланы беренче дәрескә озатырга ниятли. Сораштырылучыларның 83 процентына үз хисабына отгул яки отпуск алырга туры киләчәк. 1 сентябрьдә эш көнен билгеләнгән графиктан берничә сәгатькә соңрак башлау өчен эш бирүче белән тагын 25 процент ата-ана килешергә өметләнә. Ата-аналарның 37 проценты аларны эштән җибәрмәячәкләр дип белдерә. «Алда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә, Белем көнен бәйрәм итү традициясен саклап калу, шулай ук беренче тапкыр мәктәпкә баручы балаларның яңа уку мохитенә тиз арада җайлашу максатыннан, беренче сыйныфка баручы балаларның ата-аналары өчен өстәмә түләүле ял көне бирү турындагы норманы хезмәт законнарына кертү мөмкинлеген карауны сорыйбыз», — диелә Анна Маркс мөрәҗәгатендә.  Фото: Владимир Васильев Чыганак: tatar-inform.tatar
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/rossiyad-berenche-syynyf-ukuchylaryny-ata-analaryna-stm-yal-birerg-tkdim-ittelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев