erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренче тапкыр сайлауларда катнашучы Рүзәл Шәрипов: Мин киләчәгебез өчен тавыш бирәм

“Алтын каләм” фестивалендә гран-при иясе, булачак журналист Рүзәл Шәрипов бүген Арчаның 7нче номерлы мәктәбендә урнашкан 949нчы сайлау участогында беренче тапкыр үз тавышын бирде.

Рүзәл – Арча егете. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының журналистика факультетында укый. Арчаның 2нче урта мәктәбен медальгә тәмамлаган егет, бердәм дәүләт имтиханнарында да сынатмый, югары баллар җыеп, үзе теләгән юнәлештә укырга керә. Булачак журналист илдәге мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмый. Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга ул җитди вакыйга, дип карый.

“Сайлау – минем өчен киләчәккә ничек тә булса тәэсир итү мөмкинлеге, – дип үз фикерен белдерде Рүзәл. – Күпләр барысы да алдан билгеле, дип сайлауларда катнашмый. Мин мондый фикер белән килешмим. Чөнки әгәр  һәрберебез шулай фикер йөртә башласа, аларның, чыннан да, кирәге бетәчәк. Бүген һәркемнең тавышы мөһим. Аннан безнең киләчәгебез тора. Мин киләчәгебез өчен тавыш бирәм”.

Бар яктан да актив егетнең сайлауларда да актив катнашуы гаҗәп түгел. Рүзәл мәктәптә укыганда ук тырышлыгы белән аерылып тора. “Үз-үзенә карата таләпчән, һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган актив егет, – ди Рүзәлнең мәктәптәге сыйныф җитәкчесе, Арчаның 2нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Яшь журналист” түгәрәге җитәкчесе Рәсимә Ибраева. – Ул оста сценарист. Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәсе сценарийларын Рүзәл үзе язды”.

Мәктәптә укыганда Рүзәл мәктәп газетасын чыгаруда да актив катнаша, хәтта дизайнына кадәр үзе эшли ул. “Аны газетага нигез салды, дип тә әйтергә була”, – ди мәктәп газетасы мөхәррире Рәсимә Ибраева.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәптән тыш Арча Укучылар Сарае каршындагы “Нур” телестудиясендә дә каләмен чарлаган егет телевидение, кино буенча Бөтенроссия, Халыкара җәйгеләрдә җиңүләр яулый, татар теле һәм әдәбияты бученча Бөтенроссия олимпиадасының республика турында җиңүче һәм призер, “Алтын каләм” фествиалендә Гран-прига ия була.

Рүзәл Шәрипов исеме лаеклы рәвештә “Дан Аллеясында” да балкый. Район хакимияте каршында урнашкан әлеге Аллеяда исемле йолдызың кабыну - ул зур горурлык.  Андый бәхеткә укуда алдынгы булу белән бергә башка өлкәләрдә дә җиңүләре һәм уңышлары булган, олимпиадаларда җиңү яулаган чыгарылыш сыйныф укучылары гына ирешә. 

Киләчәктә дә югары үрләр, яңа уңышлар телибез сиңа, Рүзәл! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X