erid:2VtzquqpS7d
Беренче урынны яулаган ир-егетебез финал ярышында катнашачак
Арча яңалыклары

Беренче урынны яулаган ир-егетебез финал ярышында катнашачак

Районда “Яшәү дәрте әле сүнмәгән” дигән бәйге бара.

Бәйгедә Сөрдедән Ринат Хафизов җиңү яулады. Тагын өч конкурсант аннан бик азга гына калышып, 2, 3 4 урыннарны алдылар.

Районда “Яшәү дәрте әле сүнмәгән” дигән бәйге бара. Исеменнән үк күренгәнчә, анда илле яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнаша. Соңгысы Сөрде мәдәният йортында булды. Анда Сөрдедән Ринат Хафизов, Түбән Орыдан Риф Бакыев, Кызыл Ярдан Фердинат Шәрипов, Шурада Рафил Гайфуллин чыгыш ясады. “Беренче урынны яулаган ир-егетебез Арча мәдәният йортында үтәчәк финал ярышында катнашачак”, – диде Арча мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов.   

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев