erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренче яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алды.

Нуриевлар гаиләсе, 185 мең сумлык беренчел взнос биреп, 4 бүлмәле яңа фатир алган.

Беренче яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алды, аны бюджеттан тыш эшләүчеләр дә ала ала. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Башта нибары 185 мең сум түләп, Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе яңа 4 бүлмәле 111 квадрат метрлы фатирга күченде», - диелә хәбәрдә.

Яшьләр документларны август башында рәсмиләштергән, аннары беренчел взнос керткән, ул 3,7 млн сумлык фатир бәясенең биш процентын тәшкил иткән.

Элегрәк Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының гамәлдә булуын Татарстанның барлык яшь гаиләләренә киңәйтергә кушты, чөнки хокуктан бары тик бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Программада катнашучы Татарстанда пропискада булырга һәм эшләргә тиеш, ә гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак туры килергә тиеш. Гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем күләме минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Гаиләнең федераль һәм республика программалары кысаларында алынган ипотека буенча түләнмәгән бурычы булырга тиеш түгел.

Программа теркәлгән никахта торучы ир яки хатынның яше 35 яшьтән артмаган, шул исәптән тәрбиясендә бала (балалар) булган яки тулы булмаган гаилә - бер ата яки анадан торган, яше 35 яшьтән артмаган, тәрбиясендә баласы (балалары) булган яшь гаиләләргә юнәлдерелгән. 

 

Татар-информ   https://tatar-inform.tatar/news/society/24-08-2020/berenche-yash-gail-prezident-sotsial-ipotekasy-buencha-fatir-aldy-5765634

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X