erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренчеләрдән булып...

Башка хезмәт коллективларын да музеебызда көтеп калабыз.

 

      Булат Кадыйров телефоннан: “Татарстан Республикасында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.  Без коллектив белән районыбызда туып-үскән язучылар һәм сәнгать эшлеклеләренең тормыш юллары һәм иҗатлары белән танышу максатында музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә барырга уйладык. Бу очрашу быелның бер истәлеге дә булып калыр иде”, – дип белеште.

      26 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Булат Илдар улы  җитәкчелегендә бик теләп музеебыз белән таныштылар. Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә аңа багышланган экспозицияне карап сокландылар. 1925-1928 елларда шушы бүлмәдә Гомәр абыйның тикшерүче хезмәтен башкаруын, ә бүгенге көндә биредә танылган язучының шәхси әйберләре, документлары, иҗат иткән китаплары саклануын белеп күп мәгълүмат алдылар. Килгән кунакларыбызның күбесе якташыбызның “Туган ягым яшел бишек” повестен, “Намус” һәм “Җидегән чишмә” романнарын  һәм башка әсәрләрен искә төшерделәр. Шул ук бүлмәдә Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннарның иҗатлары белән таныштылар.

     Алар Татарстанның халык язучылары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевка һәм башка язучыларга багышланган экспозицияләрне, бүгенге көндә иҗат итә торган язучыларыбызга багышланган материалларны, “Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел” күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар. Гомүмән аларда районыбызда туып-үскән һәр язучы һәм сәнгать эшлеклесе турында белү теләге бик зур иде. Экскурсияне туган телебездә музей хезмәткәре Зәбирә Габтелхакова үткәрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Җитәкчеләре белән берлектә хезмәт коллективының музейга килүе безнең өчен бик үзенчәлекле  һәм истәлекле вакыйга булды. Оешма җитәкчесе Булат Кадыйров: ”Музей безгә бик ошады, бер килүдә генә танышып бетеп булмый, районыбызда күренекле шәхесләр күп булуына тагын бер кат инандык. Аларның хезмәтләре  туган телебезне саклауга, төрле милләтләрнең дус-тату  яшәвенә ярдәм итәләр. Ел дәвамында тагын күрешербез әле ”, – диде очрашуга нәтиҗә ясап. Башка хезмәт коллективларын да музеебызда көтеп калабыз.

      “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X