erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бергә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була.

Арча ягы элек һөнәрчеләре белән дан тоткан. Әмма аларның саны бүген дә кимеми, киресенчә, яңа төр һөнәр ияләре барлыкка килә.

Тик кешеләр алдында ясаган әйберләрен урнаштыру проблемасы гына килеп баса. Беренчедән, аларны кайда сатасың, икенчедән, кул белән эшләгән әйберләр кыйммәт, чөнки аларга күпме материал китә, күпме кул көче керә, ә сатып алучыга арзан әйбер кирәк.

Кайбер кызыксындырган сорауларга җавап эзләп без район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галимуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Гүзәл Харисовна, районда күпме һөнәрче бар? Сез аларны барлап барасызмы?

– Бездә үзмәшгульләр саны 1400гә якын. Тик моңа хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр дә керә, һөнәрчеләр генә түгел. Үзмәшгуль булып теркәлгәннәрен социаль челтәрләрдән, сайтлар, газета битләреннән күзәтеп барып, үзебезгә искәрмәгә алып теркәп куябыз. Тик анда да күбесе юк. Шуннан күренгәннәр белән элемтәгә керәбез, төрле чараларга, программаларда катнашырга, маркет классларда укырга чакырабыз. Мәсәлән, яулык тегүчеләр, түбәтәй чигүчеләр һәм башкаларны. Үзләре дә 3-06-44, 3-18-44 телефоннарына шалтыратып безнең белән элемтәгә чыксалар яхшы булыр иде.

– Монда сүз үзмәшгульләр турында гына барамы?

– Үзмәшгульләр дә, үзмәшгуль булып теркәлмәгәннәр дә керә. Үзмәшгульләрнең күбесе турында фамилиясе, исеменнән тыш бездә җитәрлек  мәгълүмат юк. Теркәлмәгәннәре турында әйтеп тә тормыйм. Социаль челтәрдә бер төркем булдырып, аралашып барырга иде. Белгәннәреннән башласаң, алары танышларын чакыра ала. Шәхси эшмәкәрләрнең советлары бар. Совет рәисе, әгъзалары бергә җыелып, үзләре, башка эшмәкәрләр исеменнән идеяләрен җиткерәләр, проблемалары белән уртаклашалар, аларны чишү юлларын эзлиләр. Үзмәшгульләр белән дә шундый совет төзү планы бар. Үзләре әйтмәсәләр, уртага салып сөйләшмәсәләр, без аларның проблемаларын белә алмыйбыз бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кайберләре үзмәшгуль булып теркәлүгә куркып карый? Салым түләүдән шүрлиләрме.

 – Үзмәшгульләргә салым зур түгел. Физик затлардан кергән керемнән – 4, юридик затлардан 6 процент. Эшләми, керем юк икән, түләми. Узган ел коронавирус вакытында салымнары кире кайтарылды. Аннан хәзер аз керемле категориягә керүчеләргә үзмәшгуль буларак эшләп китү яки шәхси эшмәкәрлекне башлап җибәрү өчен халыкны социаль яклау бүлегеннән 75 мең сумга кадәр суммада субсидия бирелә. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды үзмәшгульләргә 6 процент белән 2 елга 500 мең сумга кадәр микрозайм тәкъдим итә.  

– Һөнәрчеләрнең төп проблемалары – эшләгән әйберне урнаштырудыр, мөгаен. Күпме чыгым белән эшлиләр, ә сата алмыйлар.

–  Хәзер онлайн-сату кереп китте. Үзмәшгульләр белән эшләүче мәйданчыклар да бар. Алар вебинарлар үткәрәләр. Үзләре тәртибен белмәсә, безгә мөрәҗәгать итә, электрон адресларын җибәрә алалар. Ярдәм итәргә тырышабыз. Кайберләре инстаграмда белдерүләр куя.

– Ә һөнәрчеләр өчен ярминкәләр үткәрү мәсьәлә-сенә ничек карыйсыз?

– Сабантуй вакытында сувенир продукцияләр сату өчен махсус урын бирелә. Ул чакта кунаклар күп була. Алар истәлеккә әйбер алганда бәягә дә карап тормыйлар. Анда да без белгән һөнәрчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Теләге булганнар безгә элемтәгә чыгып, катнашырга теләвен белдерә ала. Ә ярминкә мәсьәләсен уйлап бетерергә кирәк. Мәктәп ярминкәсе белән берлектә оештырырга да була. Үзләре дә безгә тәкъдимнәрен кертсеннәр иде. Бергә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X