erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беркайчан да соң түгел

Машина бик рәхәт әйбер ул.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада “Автобабай-2020” бәйгесе үткәрелде.

Аны Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе Арча ДОСААФы һәм район ветераннар оешмасы белән берлектә оештырды.

Бәйгегә барлыгы 15 кеше килгән иде. 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр. “Автобабай” дип аталса да, быел анда кыю хатын-кызларыбыз да катнашты. Бәйгенең шарты буенча катнашучылар үз машиналары белән килгән булырга тиешләр иде. Очрашу урыны – Арча ДОСААФы каршы. Өлкәннәргә хас төгәллек белән бар да вакытында җыелып бетте. Алардагы энергиягә, дәрткә сокланып карап тордым.

–  Бер үкенечем бар – машина йөртергә өйрәнә алмадым, – дип куйдым әңгәмә башлап җибәрү максаты белән.

–Беркайчан да соң түгел, мин дә пенсиягә чыккач өйрәндем. Алты ел инде машина йөртәм, – диде Сәгыйдә Гаязова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Минем стаж ун елдан артык инде. Машина бик рәхәт әйбер ул, – дип өстәде Наҗия ханым.

Машинага бәйле кызыклы хәлләрне дә искә алдылар. “Беренче тапкыр машинага утырдым да, юл кырына төшеп киттем. 1988 елда укыган идем. Ул вакытта укыган өчен 400 сум гына түләргә иде”, – дип беренче руль артына утырган вакытын хәтеренә төшерде берсе.

Бу ярышның беренче этабы имтихан, ягъни компьютер алдына утырып тест сорауларына җавап бирүдән башланды. Куркыбрак керсәләр дә, бик җиңел хәл иттеләр тестны. ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алиевның: “Борчылыр урын юк, бу күңелле чара гына, чын имтихан түгел”, – дигән сүзләре тәэсир итте, күрәсең. Аннан ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина да киңәшләре белән аларга көч өстәп торды.

Бәйгенең икенче этабы Арча автодромында үтте. Менә биредә өлкәннәр чын осталык классы күрсәтте. Ир-егетләр ярый инде, алар гомер буе руль артында. Хатын-кызларыбыз да сынатмады, ничек оста итеп маневрлар ясадылар.

Әмма бәйге булгач, җиңүчене билгеләми кала алмыйлар. Һәрберсе бу исемгә лаек булса да. Ир-егетләр арасында беренче урында Дамир Шакиров, 
икенче
Павел Герасимов, өченче урында Ринат Галеев. Хатын-кызлар арасында беренче урында Наҗия Гыйззәтуллина, икенче – Сәгыйдә Гаязова, өченче  – Мөнирә Сабирова. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова җиңүчеләрне котлап бүләкләр тапшырды, исән-имин йөрүләрен, алдагы елларда да ярышларда катнашуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X