Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Беркайчан тавыш күтәрмәде, оаның бер күз карашы җитә иде

    Мин 65 яшькә кадәр әти-әнинең яраткан кызы булып яшәдем.

    сугышы ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы, СССР һәм РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Рәгыйб Халитовның эшчәнлегенә багышланган күргәзмә эшләде.

    Күргәзмә ябылган көннәрдә музейда “Халитов Рәгыйб Усман улы – шәхес, фронтовик, укытучы” дигән искә алу кичәсе узды. Кичәгә педагогның кызы Ләлә ханым һәм оныгы Динара белән бергә аның белән якыннан аралашып яшәгән райондашларыбыз, укучылары, авылдашлары, Арча педагогика көллияте студентлары килгән иде  Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов тантаналы рәвештә ачып җибәргән түгәрәк өстәл әйләнәсендәге әңгәмәдә һәркем Рәгыйб Халитов белән бәйле җылы истәлекләрен уртаклашырга ашыга.

    Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучысы Алсу Гайнуллина: “Мәктәп 1959 елда ачыла, аның башлангычында Рәгыйб Халитов тора. Мәктәп белән җитәкчелек итә башлаганда ул бинаны зурайту, укучыларга яшәү өчен урыннар булдыру максаты белән төзелеш эшләрен башлап җибәрә. Ул тере тарихыбыз иде. Хәтта көндәлек сыман истәлекләрендә дә төзелеш материалларын күпме, кайдан алып кайтуына кадәр язылган. Мәктәп ачылган елны ук 8 районнан 20 бала укырга килә. Мәктәп белән 15 ел җитәкчелек итә Рәгыйб Усман улы. Гадел, төгәл җитәкче була. Мәктәптә узган очрашуларга һәрвакыт килеп йөрде. Яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклаша иде. Ул җитәкчелек иткән елларда мәктәп мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен түгел, анда ятим балалар укыган. Җырчы Люция Хәсәнова, бертуган Мадьяровлар шул елларда белем алган”. Сүз уңаеннан, Люция Хәсәнованың сәләтен күреп, 6 сыйныфта укыганда Казанга танылган композиторга тыңлатырга алып бара һәм аның җырчы булып китүендә юл күрсәтүче була ул. Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Таһир Сәмигуллин: “1975 елда Рәгыйб Халитов безнең мәктәпне җитәкли башлый һәм 1984 елга кадәр эшли. Шул елларда директор булып мәктәпкә яңа янкормалар төзетә, искеләрен төзекләндерә. Директор буларак дәресләргә йөри, хәтта балаларның тактадан күрә алуына кадәр тикшерә, балалар белән ничек сөйләшергә кирәклеген аңлата иде. Коллективта көчле рухлы, таләпчән, чын методист булган ул”. “Җәй көне бер дә ял итмәде, хәтта чираттагы ялын да октябрьдә ала иде”, — дип искә төшерә ул елларда РОНОда методист булып эшләгән Рәмзия Хәмидуллина. — Ул елларда 6шар параллель сыйныфлар укыды. Рәгыйб Усманович килгән кунакларны, хәтта Мәскәүдән килгәннәрне дә өенә алып кайтып кундыра иде. Районда беренче булып кабинетларда уку системасын кертте”. Мәктәптән соң Рәгыйб Халитов авыл Советы рәисе булып эшләп лаеклы ялга чыга. Ул елларда авылы өчен кирәкле биналар төзетә ул. Яңа Кенәрдәге мәдәният йорты, мәчет, мәктәп һәрдаим аны искә төшереп тора.

    Рәгыйб Усман улының тормышында төп терәге Фәния апа булмаса, илһамланып эшләргә бәлки көче артык күп тә булмас иде. Фәния апа белән танышу мизгелләрен Шәфигулла Гарипов искә төшерә: “Рәгыйб Усманович РОНО инспекторы булып Носы мәктәбенә бара. Укытучы Фәния апа аны күрә дә. “Их, шушындый мәһабәт кешегә кияүгә чыксаң иде...”, – дип уйлый. Кыш көне була бу. Ә җәен аларның юллары янә кисешеп, инде бу юлы гомерлеккә бергә бәйләнә”. Аллаһы Тәгалә насыйп иткәнгә, алар гомер ахырына кадәр диярлек тигез канат булып яшәде, дөньядан берничә ай калышып китеп бардылар... “Бер-берсен бик хөрмәт итеп яшәделәр. Рәгыйб абый аягында йөргәндә гел хәрәкәттә булды, капка төбен себереп, бакчада эшли иде. Китапханәнең даими укучылары булды алар. Китапханәгә килмәгән газета-журналлар яздырып, үзләре укыгач, башкалар да укысын, дип китапханәгә бирәләр иде. Хәтта бәйрәмнәргә сценарий төзегәндә дә Рәгыйб абый ярдәм итте. Берәр китаптан өзекләр, шигырьләр тапса, шалтыратып әйтә, шул китапның шул битен язып куй, кирәге чыгар, дип. Фәния апа безне татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Дәрестә кызларга көнкүрештә кирәге чыгар, дип киңәшләрен бирә иде”, — дип искә ала Яңа Кенәр авылы китапханәчесе Гөлшат ханым.    

    Рәгыйб абыйның оныгы Динара: “Бабай бик игътибарлы, юмарт кеше иде  безнең кайтуны көтеп ала. Беркайчан тавыш күтәргәне булмады, оныкларга аның бер күз карашы җитә иде. Без гомер буе әби-бабай белән горурланып яшәдек”. Халитовлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Кызганыч, уллары дөньядан вакытсыз китеп барган. Ә искә алуга килгән Ләлә Рәгыйб кызы оештыручларга чиксез рәхмәтен җиткерә. “Горурланып утырабыз. Иң бәхетле елларым — әти-әниле балачак елларым. Мин 65 яшькә кадәр әти-әнинең яраткан кызы булып яшәдем. Алар 67 ел бергә гомер итте...”, – ди.әгыйб Рәгы

    Истәлекләр бихисап. Көне буе сөйләшеп искә төшереп утырсаң да бетмәс кебек. Түгәрәк өстәл артында әңгәмә корган һәркем бер хыял белән таралышты: киләчәктә Рәгыйб Халитов турындагы истәлекләр китап буларак басылып чыксын иде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: