Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Берлинны алган кебек...

    Беркөнне банкка кердем. Минем алдан гына бер ир белән хатын талон алдылар. “Икебезгә дә аерым алыйк, икебезнең дә шул бер үк нәрсә бит”, – диде хатыны.

     

    Чират җиткәнне көтеп утырганда боларның банк хезмәткәре белән сөйләшүенә колак салып утырам. Кыскасы, боларның  телефоннарына шалтыратып ниндидер операция башкарырга тәкъдим иткәннәр. “Телефонны алгач та гадәттә, “әйе” дип әйтәсең бит инде, менә шул “әйе”не безнең ризалык дип язып куймадылармы икән, дип шикләнәбез”, – диләр.

    – Безнең барыбызга да шалтыратып торалар инде, – ди банк хезмәткәре. – Һәркем үзенең  куркынычсызлыгын үзе кайгыртырга тиеш, башка сүз әйтмәдегезме?

    – “Әйе”дән башка сүз әйтмәдек, шунда ук телефонны куйдык.

    – Дөрес эшләгәнсез, хәзер ул шалтыратучының номерын ачыклыйбыз...

    Әйе, ул телефоннардан алдап ансат кына акчалы булырга теләүчеләр соңгы вакытта бигрәк  күбәеп китте бугай. Көндез генә түгел, төнлә дә шалтырый телефоннар. Шундый ягымлы, матур итеп сөйләшәләр, эреп китәрсең инде менә. Алданучылар булып торуы гаҗәп. Йөзәр меңләгән сум акчаларын югалтучылар соңыннан гына аңына килә.

    Реклама

    Бервакыт телефонга акчаның аз калуы турында хәбәр килде. Мин моңа бик аптырадым, әле кичә генә кызым акча салган иде, югыйсә. Минем телефон үзем кебек “борынгы”, анысын да эштән мәҗбүр иткәнгә генә алган идем. Кызларым туган көнгә бүләк итик, дип үгетләп карыйлар үзе. Алты яшьлек онык та: “Бабай, мин акча җыям да сиңа үземнеке кебек телефон алып бирәм”, – ди. “Мин аның белән эшли белмим шул”, – дим. “Бабай, борчылма, үзем өйрәтермен!” – ди.

    Әле монда менә төймәле телефонның да очына чыгар хәл юк. Кызларым юкка чыккан акчаларның язмышын ачыкларга теләп кайларга гына шалтыратмадылар! Әле бер, әле икенче номерны бирәләр боларга. Шалтырата торгач Мәскәүгә хәтле барып җиттеләр. Тегендә: “Сез ниндидер уенда катнашырга ризалык биргәнсез”, – димәсеннәрме? “Хәзер ул “ризалык”ны юкка чыгарабыз”, – дип тә әйткәннәр әле. Сүзләрендә торганнардыр ахрысы, шуннан соң телефонга салган акча югалмаган кебек.

    Ярар, болары күзгә күренми торган “дөньядагы” хикмәтләр. Хәзер язасы хәлләрнең аңа катнашы юк.

    Болай күз алдына китереп карыйк әле. Көннәрдән беркөнне сезнең картага яки счетка көтелмәгән акчалар килеп керде, ди. Билгеле, башта йөрәк сикереп куя инде – акчаны кем яратмый, ди. Тик шатлык озакка бармый, әлеге акчаны сезгә ялгыш күчергәннәр. Закон да мондый очракларны күздә тоткан, сезнең бу акчаларның тиенен дә тотарга хакыгыз юк, сез аны тиененә кадәр иясенә кире кайтарырга тиешсез.

    Узган ел сентябрь аенда мин Казандагы бер оешмага банк аша акча күчердем. Тик реквизитларны бутаганмын, акчалар башка урынга барып кергән. Бу турыда белгәч, билгеле, борчылдым, үземне сүгеп ташладым. Ярый әле Казандагы оешмада эшләүчеләр тыныч кешеләр булып чыкты: “Бер дә борчылма, андый хәлләр була, акчаны кире кайтаралар, бары тик теге оешманың Арчадагы бүлегенә гариза язарга гына кирәк”, – диделәр.

    (Ахыры бар).

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: