erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Берсе уйный, икенчесе җыр суза...

​​​​​​​80 яшьтә булуына карамастан, кулыннан гармунын төшерми Данил абый.

80 яшьтә булуына карамастан, кулыннан гармунын төшерми Данил абый. Гармун тартып килен дә озата, Сабантуйларга бүләкләр дә җыя...  

 Кичләрен, буш вакытларында да яраткан көйләрен суза, хатыны Хәния апа аңа кушылып җырлый, күңеле күтәренке чакта биеп тә китә. Менә шундый искиткеч гаилә, Рәхимбаевлар турында бу язма.

Аларны күптәннән беләм, дисәм, үз кешесе турында яза, диярсез инде. Юк, алар Арчада күпләргә таныш. Икесе дә парлашып 15 ел “Чишмә” ансамбленә йөрделәр, Данил абый спектакльләрдә уйнады. Алар әле дә район ветераннар советында президиум әгъзалары. Моннан тыш, Данил абый 3 ел рәттән районның иң яхшы тракторчысы, юл төзүчесе исемнәренә, дистәләгән Мактау грамоталарына лаек булган кеше. Тумышы белән ул Мөндештән. Әтисе сугышка киткәндә аңа 11 ай гына була. 4 баланы әнисе ялгызы үстергән. Мәктәптән соң колхозда эшли, аннан армиядә хезмәт итеп кайта, Үрнәктә механизатор таныклыгы ала. 1968 елда Арчага юллар идарәсенә эшкә килә һәм 33 ел (лаеклы ялга чыкканнан соң 3 ел) шунда хезмәт куя.

– Хәнияне мин армиядән ялга кайткач күрдем. Клубка чыктым. Башка кыз янына бару иде ниятем, Хәния эләкте. Серләр килешеп китте. Хат алыштык. Армиядән кызлар күңелен яндырып солдат киеме белән кайтып кердем. Хәния оялып кына исәнләшкән була. Җырга, биюгә осталыгын да белеп алдым. Андый кызны кулдан ычкындыру юк инде. Ул кибетче булырга укый иде, мин Үрнәккә киттем. Аннан кушылып та куйдык. Язмыш безне Арчага алып килде, – дип сөйләп китте Данил абый. – 56 ел инде бергә яшибез. Ике балабыз бар. Фәния дә, Дамир да гаиләле. Дүрт онык үсеп килә.

Арчага килгәч Рәхимбаевларга өр-яңа тормыш төзергә туры килә. Хәния апа промкомбинатка тегүче булып керә. 31 ел шунда эшли, рәсеме мактау тактасыннан төшми. Данил абый юллар идарәсенә тракторчы булып урнаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Иртән 4тә чыгып китәм, төнлә 12дә кайтам. Аеруча бураннар вакытында. Асфальт заводта икешәр смена эшләргә туры килде. Мунчага керергә генә кайта идем. Тормышны Хәния алып барды, балалар да аның өстендә булды, – диде Данил абый. – Бер тапкыр да зарланмады. Якты чырай белән каршы алды, озатып калды. Гаиләдә бер-береңне аңлап яшәгәндә генә тормыш алга бара.

Хезмәтен дә күрә беләләр алдынгы тракторчының. Арчага килгән елны фатирга кереп торсалар, тора-бара юл идарәсе яшь гаиләгә башта бер, аннан өч бүлмәле фатир бирә. Әле дә шунда яшиләр. Каршыларында гына Шәрык мәчете. Төзегәндә Данил абый шуннан чыкмаган да. Кулыннан килгәнчә ярдәм иткән. Хәзер күз-колак булып тора. Икесе дә биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Мәчеткә йөри алулары белән горурланалар.

– Әти кайтып кермәде. Без матур киенсен, тәмле ашасын өчен акча эшләде. Әни безне кул эшләренә өйрәтте. Югары белем бирделәр. Хәзер дә алар безнең өчен зур терәк. Сөенеп каршы алулары, кул болгап озатып калулары – үзе бәхет, – диде кызлары Фәния.

– 2000 елда Данилга онкология буенча операция булды. Янына  керәм дә елыйм, керәм дә елыйм, исән генә булса иде, дип телим. Табиб борчылмагыз, вакытында алып килгәнсез, дигәч кенә эчкә җан керде. Бер-беребез өчен терәк һәм бер-беребезгә бик кирәк әле без, – диде Хәния апа.

– Сездән дә бәхетле кеше юк – ике балагыз да Арчада. Көн дә яныгызга кереп йөрибез, ди Дамир улыбыз. Чыннан да, безгә күпме кирәк – әле дәрт-дәрман бар, гөрләшеп яшәргә Хәниям янымда, дустым гармун кулымда, – диде Данил абый аңа кушылып, аннан гармунын тартып җибәрде, Хәния апа җыр сузды, шунда ук биеп тә китте. Ходай тигезлекләреннән генә аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X