erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Берсекөнгә кадәр бик озак бит әле, ничек күрми түзәрбез”

8 июньдә ел да социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үттеләр. Бу үз тормышларын башкалар турында кайгыртуга багышлаган шәфкатьле, изге күңелле кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

“Дамира исән булса, без яшибез. Хәзер үзебездән булмый, көч тә, куәт тә калмады. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә Дамирабыз кебек изге күңелле кешене бирде”, – диделәр Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар. 

Өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Дамира Лотфуллина белән дә без шуларда очраштык. Бу ягымлы, ачык йөзле, йомшак сүзле, гаҗәеп тыныч күңелле ханымны Шакирҗановлар үз балалары кебек якын итеп каршы алдылар. Алар өчен өй эче дә яктырып киткәндәй булды. Һәрхәлдә, өлкәннәрнең йөзләренә карап шуны тойдык.

– Иртән бер, төштән соң икенче керә, кичен дә егылмадыгызмы, исән-саулармы, дип шалтыратып хәлне белә. Без хәзер эшли алмыйбыз инде. Дамира ашарга да пешерә, дарулар, кибеттән азык-төлек тә алып кайта, җыештыра, суын китерә, идәнен юа – бөтенесен башкара. Безнең бәхеткә булды ул, – диде Люция апа. – Элек ник эшләрен кешегә кушалар икән, үз балалары бар бит, дия идем. Менә килде шул көн, аңладым. Безнең дә ике кызыбыз бар. Үз тормышлары, үз мәшәкатьләре. Кайталар, булышалар, сүз юк анысына. Тик төп эш Дамирада. Үз балабыз кебек якын ул безгә. Роза Хәбибуллинага да йөри Дамира. Азрак соңарса, сездә түгелме, дип шалтырата башлый инде. Һәр көн көтеп алабыз без аны.

– Пенсияләребез яхшы. Тормышыбыз зарланырлык түгел. Ярдәм итү өчен социаль хезмәткәрләр бар. Барысы өчен рәхмәт хөкүмәтебезгә, – дип кушылды Габделфәрт абый. – Эшне төрлечә башкарып була. Әмма Дамирабызга җитми. Аның күңелендә өлкәннәргә карата йомшаклык, ихтирам бар.

Дамира Лотфуллина авыл җирлегендә эшләгән. Әле дә бөтен төр сораулар белән авыл халкы аңа мөрәҗәгать итә икән. Берләштерүләр булганнан соң эшсез калып почтага кергән ул. Аннан социаль хезмәткәр булып киткән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Миңа кадәр эшләгән кеше үзе киткәндә әбиләремне алып кал әле, диде. Ризалаштым. Кая барасың, авыл җирендә эш юк бит. Ничектер үзеннән-үзе кереп киттем. Өлкәннәрнең мине күреп сөенүләре, рәхмәтләр әйтеп, матур теләкләр белән озатып калулары, икенче көнгә зарыгып көтеп торулары, ничектер, күңелгә рәхәтлек биргән кебек. Бүгенге көндә 7 кешене карыйм, алты әбигә 1 бабай. Һәрберсе янына көн саен барам. Ял көнем юк минем. Бер ятып кына торучы әбием бар иде. Аның янына ял көннәрендә дә бардым. Аякка бастырдык без аны, – диде Дамира Лотфуллина.

97 яшьлек бер әбине 93 яшьлек каен сеңлесе, ә икесен дә Дамира карый икән. Гүзәл Сәфәргалиева аяклары сынып, урын өстендә булган. Дамира юындырган, асларын алыштырган, кулыннан килгәнчә тәрбияләгән. Хәзер “ходунок” белән йөри, үзен-үзе карый икән.

– Авыр да, алҗып, туеп киткән вакытлар да була. Тик аларның сөенгәннәрен күрәм дә барысын да онытам, – ди Дамира. – Төрле характердагылары бар. Ярар, ярар, дип кенә торам, һәрберсе белән уртак тел табам. Мин аны эшләргә тиеш түгел, дип тормыйм, нәрсә кушалар, шуны үтим. Роза апа ничек шуның кадәр зур бакчага бәрәңге утыртмыйсың инде, дигәч, сукалатып, бәрәңге дә утырттым. Капка төпләрендәге үләннәрне дә чабам. Бакчада да булышам. Кышын кар көрим. Ничә капка төбе генә көрәргә кирәк. Улым Самат та булыша. Алар шуңа куаналар бит.

Моннан тыш Дамира температураларын, кан басымнарын үлчи, кирәк булса, уколын да кадый, массажын да ясый, бармакларына массаж булсын дип резина уенчык (балалар телендә  папид) белән дә уйната, рәсемнәр дә буята. Ә кәгазь эше күпме? Шуларның барысын да язып, һәрберсенә аерым папка тутырып барырга кирәк. Вакытны ала торган эш. Ә Дамираның үз гаиләсе, терлеге, кош-корты да бар. Ярый, өйдә ире Рамил, уллары булыша.

Юк, зарланмый Дамира. Чөнки аны үзе барган һәр өйдә дүрт күз белән көтеп торалар, рәхмәтләр әйтеп озатып калалар. Бу юлы да ул Люция апа белән Габделфәрт абыйга чәй куеп эчертте. Аннан Люция апа үзен озата чыкты. Дамира: “Иртәгә килә алмыйм инде, Арчага менәм”, – дигәч, Люция апа: “Берсекөнгә кадәр бик озак бит әле, ничек күрми түзәрбез”, – дип калды. Үзеңне кирәкле кеше итеп тою – үзе бәхет.  Әнә шундый Дамира кебек олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли аладыр, мөгаен.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X