erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бертуганнар өйдән чыгып качкан...

Хәзер аларның әниләре җавапка тарттырылачак

Уралда абыйлы-энеле ике бала өйләреннән качкан, чөнки алар мәктәпкә барырга теләмәгән. Бу хакта “Комсомольская правда” хәбәр итә.
Бу хәл 1 сентябрьгә каршы төндә булган. Свердловск өлкәсе Артин районы полициясенең дежур частенә улларының югалуы турында әни кеше мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, 8 һәм 11 яшьлек малайлар кич белән өйдән ерак түгел йөргән. Әниләре аларны өйгә чакыргач, кермәгәннәр һәм качып киткәннәр, шул килеш өйләренә әйләнеп кайтмаганнар.
Балаларны төн буе эзлиләр, эзләүдә эчке эшләр бүлегенең 65тән артык хезмәткәре катнаша. Иртән генә гаражлар яныннан табалар. Малайлар мәктәпкә барырга теләмәгән өчен өйдән качып китүләре турында сөйли. Алар җентекләп әзерләнгән — үзләре белән бутерброд, су алган, күпмедер вакыт гаражлар артында утырырга булганнар. Караңгы төшкәч, әниләреннән куркып, өйләренә кайтмаганнар.
Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бертуганнарының берсе инде берничә тапкыр өйдән чыгып киткән. Хәзерге вакытта балалар тернәкләндерү курсын узу өчен сәламәтлек саклау учреждениесенә җибәрелгән.
Моннан тыш, малайларның әнисен ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе дә хәл ителә.

Фото: activityedu.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bertugannar-ydn-chygyp-kachkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X